100 гә якын төре билгеле, Евразия, Африкада, башлыча Урта диңгез буенда таралганнар.

Татарстан территориясендә 2 төре бар.

Исет ялмачасы (S. isetensis) Көньяк-көнчыгыш Кама аръягында очрый. Ташлы тау битләрендә үсә. 20-40 см биеклектәге ярымкуакчык. Тамыры калын, агаччыл, күпбашчалы. Сабагы туры, кыска бөдрә төкчәле. Өске сабак яфраклары каурыйсыман, аскылары икешәр каурыйсыман.

Сары ялмача (S. ochroleuca) ара-тирә Идел алдында һәм Кама аръягында очрый. Болыннарда, куаклар арасында үсә. 30-90 см биеклектәге, үзәк тамырлы, күпьеллык үләнчел үсемлек. Сабагы ботаклы. Сабак яфраклары каурыйсыман-киселмә, тамыр янындагылар һәм аскылары – эллипссыман. Ялмачаның чәчәкләре аксыл-сары төстә, озын чәчәк сапларындагы башча чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – орлыкча. Июнь-сентябрьдә чәчәк аталар. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Баллы һәм декоратив үсемлекләр.

Сары ялмачаның җир өсте өлешләрендә сапонин, алкалоид, органик кислоталар бар.

Халык медицинасында үләненең төнәтмәсе ашказаны авыртулары вакытында, тәнгә ябу өчен файдаланыла.

Исет ялмачасы ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Исет ялмачасы