Биографиясе

1885 елның 12 декабре, Сембер губернасы Буа шәһәре — 1936.

1901–1904 елларда «Мәрҗания» мәдрәсәсендә укый.

1917 елга кадәр Кәримовлар типографиясендә, «Казан мөхбире» газетасында корректор, «Йолдыз» газетасында җаваплы сәркәтип, «Кояш» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли; татар теле мәсьәләләренә караган мәкаләләре вакытлы матбугат битләрендә даими басылып тора.

1917 елда Мөселман социалистлар комитеты сәркәтибе.

1921–1936 елларда Татарстан дәүләт нәшриятында фәнни сәркәтип.

«Кызыл байрак», «Эш», «Эшче», «Татарстан хәбәрләре» газеталары белән хезмәттәшлек итә; аларда И.Терегулов, Х.Ямашев, М.Вахитов, Г.Кариевлар турында мәкаләләр бастыра. «Татарча-русча сүзлек»не (1927; М.Корбангалиев һәм Р.Газизов белән берлектә), «Татар теленең орфография сүзлеге»н (1930; И.Рәми белән берлектә) төзүдә катнаша.

1914 елда М.А. Кирьяковның «Шәфкать туташы» («Сестра милосердия»), 1916 елда билгесез авторның «Тормыш юлында» («На пути жизни»), 1917 елда С.Шиманскийның «Кан» («Кровь») пьесаларын («Сәйяр» труппасы тарафыннан уйнала), шулай ук А.Д.Лавров, Г.Дригилли, А.Афиногенов пьесаларын татарчага тәрҗемә итә.

Репрессияләнә, Караганда шәһәре төрмәсендә үлә. Соңыннан аклана.

Әдәбият

Шамов авылы «Гомеремне газета эшенә багышладым...» // Социалистик Татарстан. 1983. 19 авг.; Ибраһимова Ф. Ул калдырган эз (журналист И.Кули) // Социалистик Татарстан. 1986. 3 февр.

Автор — Ф.Ибраһимова