Беренче мөселман пехота командирлар курсларыннан башлангыч ала, 1919 елның февралендә Казан хәрби училищесе җирлегендә булдырыла.

1919 елның июнь аеннан — Икенче мөселман командирлар курслары.

1920 елның июнь аенда Петроградка күчерелә, Бишенче Петроград пехота курслары составында.

1920 елның октябреннән Уналтынчы мөселман пехота командирлары курслары, 1923 елның гыйнварыннан (9 нчы кавалерия курслары белән берләштерелгәннән соң) Берләштерелгән Казан мөселман командирлар курслары, 1924 елдан Алтынчы берләштерелгән татар-башкорт хәрби командирлар мәктәбе, 1935 елның декабреннән ТАССР ҮБК исемендәге Татар-башкорт хәрби пехота мәктәбе, 1937 дән ТАССР ҮБК исемендәге Казан пехота училищесе, 1941 елның мартыннан ТАССР ЮС Президиумы исемендәге Казан танк училищесе. 1947 елда, хәрби көчләр кыскартылу сәбәпле, училище таратыла. 1963 елда Казан танк училищесе буларак яңадан торгызыла, 1966 елдан ТАССР ЮС Президиумы исемендәге Казан Кызыл байраклы югары танк командирлары училищесе, 1998 елдан Чиләбе танк институтының Казан филиалы, 2005 елдан Казан югары хәрби командирлар училищесе, 2010 елдан Коры җир гаскәрләренең «РФ Кораллы көчләренең гомумгаскәри академиясе» хәрби укыту-фәнни үзәге (Казан филиалы), 2017 елдан Казан Кызыл байраклы югары танк командирлары училищесе.

Командирлар һәм инженерлар составы өчен белгечләр әзерли.

Тәмамлаучылар арасында — 250 дән артык генерал, 41 Советлар Союзы Герое, 13 РФ Герое.

Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә (1944).