Авылга 1930 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән Әлмәт районында. Хәзер Түбән Абдул авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда “Кызыл көч” колхозы эшли. 1952 елда “Кызыл йолдыз” колхозы (Түбән Абдул авылы) белән К.Маркс исемендәге колхоз булып берләшә.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре табыла: Кызыл Көч торулыгы (буралы курган культурасы, безнең эраның I меңьеллыгы), Кызыл Көч авыллыгы (Болгар чоры), II, III Кызыл Көч (Уңъяк яр буендагылар) авыллыклары (Имәнкискә культурасы, Болгар чоры).

Халык саны

1938 елда – 91,
1949 елда – 186,
1958 елда – 162,
1970 елда – 183,
1979 елда – 178,
1989 елда – 61,
2002 елда – 64,
2010 елда – 52,
2015 елда – 44 кеше (татарлар).