Тарихы

Авылга 1734−1736 елларда Кама аръягы дошманнан саклану чигендә Кичү фельдшанецы буларак нигез салына. Башта Псков губернасыннан күчеп килгән отставкадагы солдатлар яши, XIX йөздә алар дәүләт крәстияннәре катлавына керә.

1750 еллар ахырында сәүдәгәр Г.И.Глазовның Сембер шәһәрендәге Богословский бакыр эретү заводында эшләүче крепостной крәстияннәре китерелә, бакыр эретү заводы нигезләнә (1834 елда П.И.Шелашниковка сатыла).

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чана, көпчәк ясау, чабата үрү, балта, агач эше, күн итек тегү һәм читкә китеп эшләү кәсепчелеге, умартачылык таралган була.

1880 елларда авылда авыл хуҗалыгы чималын эшкәртүгә көйләнгән кечкенә заводлар: тире эшкәртү, аракы һәм 2 селитра заводы эшли (1883 ел).

XX йөз башында авылда волость идарәсе, земство станциясе урнаша, земство (1863 елдан, башка мәгълүматларга караганда, 1876 елдан) һәм чиркәү-приход мәктәпләре, китапханә (1895 елдан), 3 май язу заводы, 2 су тегермәне (1883 ел), мануфактура һәм бакалея кибетләре, базар мәйданында 12 сәүдә урыны була, дүшәмбе саен базар, ярминкә, Покров чиркәве (1784 ел, 1881 елда янып китә, 1883 елда аның урынында вакытлыча чиркәү төзелә, 1897 елда сүтелә) эшли. 1892 елда таштан Покров Пресвятой Богородица чиркәве төзелә (алпавыт В.П.Шалашников акчасына, эклектика стилендәге архитектура истәлеге).

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3002 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Кичү волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның – Бөгелмә, 1924 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Кичү авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллар башында авылда “Гигант” колхозы оештырыла. 1950 еллар ахырында “Кичү” терлек симертү совхозына үзгәртеп оештырыла. 1985 елда Н.Е.Токарликов исемендәге совхозга үзгәртелә, 1992 елдан Н.Е.Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда урта мәктәп (1952 елдан; 1974 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1987 ел), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында “Рябинушка” вокаль ансамбле эшли (1993 елдан, 2010 елдан – халык ансамбле, нигез салучы – Л.Н.Кувшинова).

Авыл белән янәшә кнәз Булыгиннар утары калдыклары сакланган (кайбер мәгълүматларга караганда, утар Россия империясе эчке эшләр министры А.Г.Булыгиннның бертуганына карый).

Авыл янында археология истәлеге − Кичү туктаулыгы табыла (буралы курган культурасы, соңгы бронза чоры).

Халык саны

1859 елда – 841,
1897 елда – 1446,
1910 елда – 1713,
1926 елда – 1524,
1949 елда – 763,
1958 елда – 713,
1970 елда – 720,
1979 елда – 547,
1989 елда – 346,
2002 елда – 486,
2010 елда – 550,
2015 елда – 545 кеше (руслар).