Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче чирегендә чуашлар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Шубуян, Түбән Бота исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, тәгәрмәч ясау кәсепчелеге, олаучылык таралган була.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда 2 су тегермәне, XX йөз башында миссионерлык мәктәбе (1890 ел), 3 бакалея, икмәк саклау һәм сату кибете эшли. Авыл Бота авылы приходына карый.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1379,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Акташ волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Аппак авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл сабан” колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Х.Соловьёв). 1958 елда Киров исемендәге колхоз сотавына керә (Бота авылы). 1962 елдан Киров исемендәге колхоз “Восход” колхозы (Аппак авылы) составында, 1992 елдан “Илтән” акционерлык җәмгыяте. 1999−2011 елларда “Илтән” акционерлык җәмгыяте Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыяте составына керә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгызчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1992 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1994 елда тулы булмаган урта, 2011 елда – башлангыч мәктәпкә үзгәртелә, 2013 елда ябыла.

Авылда мәдәният йорты, китапханә бар. Мәдәният йорты каршында “Илтәнем” фольклор ансамбле эшли (1982 елдан, 2010 елдан – халык ансамбле, нигез салучы – Е.В.Архипов).

Авыл янында археология истәлеге табыла: Илтән-Бота туктаулыгы (буралы курган культурасы).

Халык саны

1795 елда – 133,
1834 елда – 229,
1859 елда – 326,
1870 елда – 414,
1897 елда – 891,
1913 елда – 848,
1920 елда – 1125,
1926 елда – 857,
1938 елда – 782,
1949 елда – 718,
1958 елда – 692,
1970 елда – 737,
1979 елда – 632,
1989 елда – 392,
2002 елда – 371,
2010 елда – 357,
2015 елда – 347 кеше (татарлар).