Авылга 1704 елга кадәр ясаклы татарлар, чуашлар һәм мордвалар нигез сала, Яңа Кама аръягы сызыгы төзелгәннән соң, алар яңа урынга күчерелә, 1730 елларда дәүләт крәстияннәре китерелә.

Революциягә кадәрге чыганакларда авыл Апак Бистәсе, Опачка исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, сәүдә итү һәм умартачылык таралган була.

1840 елларда халыкның бер өлеше Оренбург хәрби чик буе сызыгына күчеп утыра һәм анда казакларга килеп кушыла.

XX йөз башында авылда земство училищесе (1912 елдан), су тегермәне, бакалея кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1106 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1918 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе − Варварино, 1918 елдан Кичү волостена керә. 1920 елдан − ТАССРның Бөгелмә, 1924 елдан Чаллы кантоннары составында.

1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Аппак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Восход” колхозы оештырыла (беренче рәисе – В.П.Куковякин). 1950 елда “Бишьеллык”, “Кызыл тау” колхозлары белән бергә Сталин исемендәге колхозга берләшә, соңыннан яңадан “Восход” колхозына үзгәртелә. 1962 елда аның составына Киров исемендәге колхоз (Бота авылы) керә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда земство училищесе базасында икееллык башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда − дүртьеллык, 1949 елда − җидеелык, 1960 елда − сигезьеллык, 1980 елда – башлангыч, 1983 елда – урта, 2011 елда башлангыч мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1983 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Күренекле кешеләре

Ф.А.Калугин (1921−1943) – очучы, гвардия өлкән лейтенанты, Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Байрак (ике тапкыр), Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1834 елда – 381,
1859 елда – 278,
1885 елда – 523,
1897 елда – 667,
1910 елда – 729,
1926 елда – 803,
1938 елда – 803,
1949 елда – 742,
1958 елда. – 504,
1970 елда – 421,
1979 елда. – 381,
1989 елда – 360,
2002 елда – 384,
2010 елда – 357,
2015 елда – 405 кеше (татарлар).