Тарихы

Авыл 1698 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Успенское-Ухмачи исеме белән билгеле.

Иске (хәзер Түбән) Әлморза авылыннан күченеп килүче чукындырылган чуашлар нигез сала. 1780 елларда бирегә рус крәстияннәре килеп утыра башлый.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге икътисади һәм ясаклы крәстияннәр, казна хезмәтендәгеләр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, арба, мичкә ясау кәсебе була.

1775 елда агачтан Успение Мәрьям Ана чиркәве төзелә, 1872 елда яңадан салына (сакланмаган).

1849 елда Дәүләт милке министрлыгы мәктәбе ачыла, 1867 елда чиркәү-приход мәктәбе була, 1869 елда земство карамагына күчә (1867 елда 33 ир бала һәм 9 кыз бала, 1903 елда – 50 ир бала һәм 18 кыз бала укый). 1885 елда укырга-язарга өйрәтү земство мәктәбе ачыла.

XX йөздә авылда волость идарәсе урнаша, фельдшер пункты (1870 еллар), 4 тегермән, 3 тимерче алачыгы, май язу йорты, 2 сыраханә, казна шәраб һәм 6 вак-төяк кибете бар, пәнҗешәмбе базары эшли, 14 сентябрьдә ярминкә үткәрелә.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1343 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Юхмачы волосте үзәгенә керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы район үзәге, 1956 елның 7 декабреннән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Юхмачы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 – 1996 елларда авыл “Заветы Ильича” колхозының үзәк утары була, 1997 – 2002 елларда авыл сәүдә җитештерү “Татарстан” кооперативы. 1960 елда авылда урман сәнәгате хуҗалыгы оештырыла, югары вольтлы электр станциясе, автомат телефон станциясе, 1975 елда – яңа сөт заводы, “Татмелиорация” трестының күчмә механикалаштырылган колоннасы төзелә. 5200 сыерга исәпләнгән мегаферма була.

“Юхмачы – ПМК-Мелиорация” ачык җәмгыяте, май заводы, икмәк пешерү йорты, ветеринария пункты бар.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда авылда башлангыч мәктәп җидееллыкка үзгәртелә, 1949 елда – урта мәктәп була (1987 елда яңа бина төзелә, 1984 елда музей ачыла).

Авылда балалар бакчасы (1982 елдан), мәдәният йорты, китапханә, участок хастаханәсе, картлар һәм инвалидлар өчен интернат йорты, Успение Пресвятой Богородицы чиркәве эшли (2012 елдан).

Авыл янында 2 Имәнкискә культурасы археология истәлеге табыла.

Күренекле кешеләре

М.Т.Кутузов (1921 – 1997) – РСФСРның атказанган укытучысы, ТРның халык депутаты (1990 – 1995 еллар);

А.П.Чулков (1908 – 1942) – очучы, Советлар Союзы Герое, авылда аңа һәйкәл куелган, урта мәктәпкә аның исеме бирелә;

А.С.Яшанькин (1952 елда туган) – бодибилдинг буенча Европа һәм дөнья чемпионы.

Хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТРның авыл хуҗалыгы министры урынбасары (1999 елдан), “Татмелиорация” акционерлык җәмгыяте генераль директоры, 1975 – 1989 елларда “Татмелиоводстрой” трестының Юхмачы механикалаштырылган күчмә колоннасы башлыгы ─ Ә.М.Залаковның (1949 елда туган);

ТРның сәүдә министры (1990 – 1996 еллар), 1959 – 1961 елларда Юхмачы авылы кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе – А.Һ.Нуруллинның (1937 – 2012 еллар) тормыш һәм эшчәнлекләре дә әлеге авыл белән бәйле.

Халык саны

1782 елда – 114 ир заты;
1859 елда – 777,
1897 елда – 1235,
1908 елда – 1395,
1920 елда – 1574,
1926 елда – 1275,
1938 елда – 930,
1949 елда – 1085,
1958 елда – 1071,
1970 елда – 1133,
1979 елда – 1009,
1989 елда – 898,
2002 елда – 817,
2010 елда – 771,
2015 елда – 862 кеше (руслар – 60%, татарлар – 30%).