Тарихы

Авыл 1710 – 1711 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрле чыганакларда Исенчина (Исейчина) исеме белән билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы һәм йомышлы татарлар, шул исәптән керәшеннәр, казна хезмәтендәгеләр). Бу чорда хакының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Авыл 1878 – 1879 елгы татар крәстияннәре кузгалышының үзәге була.

Мәчет 1833 елга кадәр төзелә, 1886 елда мәктәп ачыла (1886 елда 40 ир бала һәм 17 кыз бала, 1895 елда – 46 ир бала һәм 17 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда 3 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1524 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Түбән Әлки авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Динамо” колхозы оештырыла, соңрак “Яшь көч” колхозы бүлекчәсе. 1987 елдан “Ялкын” колхозы үзәк утары була. 1996 – 2003 елларда “Ялкын” авыл хуҗалыгы коорепативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (Түбән Әлки урта мәктәп филиалы, 2015 елга кадәр төп), балалар бакчасы (1990 елдан), клуб (1998 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, “Мөгаллим” мәчете бар (2010 елдан).

Авыл тирәсендә археология истәлекләре бар: 6 курганнан торган төркем (бронза гасырның буралы курган культурасына карый дип фаразлана; якынча безнең эрага кадәр 2 меңьеллыкның икенче яртысы – 1 меңьеллык башы), болгар авыллыгы. Курганнар районында IV – X йөзләр тәңкәләре хәзинәсе табыла.

Күренекле кешеләре

Ә.В.Вәлиәхмәтов (1894 – 1981 еллар) – Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армия командиры, хакимият-хуҗалык эшлеклесе. Ленин ордены кавалеры;

Х.Н.Насыйбуллин (1919 – 1984 еллар) гвардия старшинасы, Дан орденының тулы кавалеры;

М.Ә.Сираев (1936 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы эшлеклесе, ТАССРның авыл хуҗалыгы министры (1983 – 1988 еллар), ТАССРның Югары Советы депутаты, ТССРның, ТРның Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 92 ир заты;
1859 елда – 617,
1897 елда – 1070,
1908 елда – 1032,
1920 елда – 1330,
1926 елда – 827,
1938 елда – 664,
1949 елда – 414,
1958 елда – 363,
1970 елда – 303,
1979 елда – 230,
1989 елда – 189,
2002 елда – 160,
2010 елда – 106,
2015 елда – 87 кеше (татарлар).