Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Бизнә исеме белән билгеле.

1860 елларда халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (алпавытлар Дураков, шул исәптән А.П.Дураков – 1799 – 1800 елларда Суворов чит ил походларында катнашучы, Макаров, Стрелков, А.А.Комарова, М.П.Соколоваларга карый). Авылда шулай ук элеккеге йомышлы һәм ясаклы тататлар, шул исәптән керәшеннәр яши. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, өс-баш киемнәре тегү кәсепчелеге киң тарала.

XX йөзнең башында авылда земство мәктәбе, җил тегермәне, 2 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 987 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Кошки  авылы Троица чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елда Казан губернасының Спас өязе Кузнечиха волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Кошки авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Май” колхозы оештырыла, соңрак “Правда” колхозы составында, 1957 елда – “Правда” совхозында. 1991 – 1999 елларда “Төгәлбәй” совхозы составында була.

Мәдәният

Авыл янында ике Имәнкискә культурасы авыллыгы һәм монголларга кадәрге чор болгар археология истәлекләре табыла.

Халык саны

1782 елда – 63 ир заты;
1859 елда – 385,
1897 елда – 917,
1908 елда – 433,
1920 елда – 480,
1926 елда – 289,
1938 елда – 172,
1949 елда – 157,
1958 елда – 142,
1970 елда – 79,
1979 елда – 52,
1989 елда – 13,
2002 елда – 13,
2010 елда – 4,
2015 елда – 4 кеше (руслар, татарлар).