1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының көньягында урнашкан. Самара һәм Ульяновск өлкәләре белән чиктәш.

Үзәге — Базарлы Матак авылы.

Мәйданы — 1726,8 кв.км.

Халкы 2017 елда — 19291 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 64,1%, чуашлар — 19,7%, руслар — 15,4%).

Район 70 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 1июнендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Дүрт яклап алтын, көмеш, яшеллек һәм җете кызыл төс белән төрелгән сыек зәңгәр җирлектә — көмеш атка атланып чаптырып баручы, шул ук металл шлем, көбә һәм кием, кара итекләр кигән, сул ягында ияр янында көмеш белән бизәлгән һәм уклар тулы алтын садак, һәм түгәрәк алтын калкан, ә җилкәсе артында алтын җәя булган татар җайдагы; җайдак уң кулына очы алтынга (җирлеккә) чыгучы, ике толымлы яшел туглы алтын сөңге йомып тоткан; атның дирбиясе җете кызыл, алтын белән бизәлгән, ат япмасы — алтын чуклы куе кызыл, кара каешка тагылган алтын өзәңгеләр».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, горизонталь буенча тигез ике — сары һәм яшел буйларга бүленгән, уртасында өске һәм аскы почмаклары белән тукыма читләренә орынган күк ромб урнаштырылган туры почмаклы тукыма; ромбта ак, кара, сары, кызыл һәм куе алсу төсләр белән район гербындагы җайдак сурәтләнгән; аның яшел туглы сөңгесе ромб читләреннән чыгып тора».

Символика нигезләмәсе

 Борынгы Әлки төбәге тарихи традицияләргә бай. Аның территориясе хәзерге татарларның бабалары — Идел буе болгарлары — дәүләтендәге үзәкләрнең берсен тәшкил итә. Риваятьләр буенча төбәкнең атамасы Болгарда яшәгән Алып батырга барып тоташа, гербтагы җайдак риваять каһарманын сурәтли. Әлки төбәге — элек-электән аграр район. Гербның яшел, алтын, кызыл һәм көмеш төсләрдәге дүрткел җирлеге аллегорик рәвештә ел фасыллары алмашынуга нигезләнгән авыл хуҗалыгы циклын күрсәтә. Алтын төс — уңыш, муллык, тотрыклылык, абруй һәм акыл; көмеш — сафлык, камиллек, татулык һәм үзара аңлашу; җете кызыл — хезмәт, көч, кыюлык, матурлык; сыек зәңгәр — намус, зыялылык, рухи байлык; яшел — табигать, сәламәтлек, үсеш; куе кызыл — дан, хөрмәт һәм бөеклек; кара — зирәклек, тыйнаклык, мәңгелек тормыш символы.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), Г.Русанова (Мәскәү), Ф.Дәүләтшина һәм Ю.Зарипова (Әлки районы), Р.Минһаҗева (Чистай).