Авылга XVII йөздә чуашлар һәм ясаклы татарлар нигез сала. Революциягә кадәрле чыганакларда Троицкий Кошкино исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге икътисади крәстияннәр, ясаклы чукынган чуашлар).

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, балык тоту ятьмәсе бәйләү, он тарту, кирпеч сугу, балта эше, тәгәрмәч ясау.

XVIII йөз уртасында агачтан Троица чиркәве төзелә. 1889 елда архитектор Г.В.Розен проекты буенча архитектор А.Е.Остовский җитәкчелегендә Троица Живоначальная чиркәве таштан салына (Рус-Византия эклектикасы стилендәге республика дәрәҗәсендәге архитектура һәйкәле). XX йөз башыннан анда гыйбадәтләр чуаш телендә дә алып барыла.

1872 – 1882 елларда авылда земсто мәктәбе эшли, 1882 елдан чиркәү-приход мәктәбе була (1882 елда 40 ир бала, 1903 елда – 40 ир бала һәм 10 кыз бала укый).

1909 елда “Рус халкы берлеге” монархиячел оешмасының бүлекчәсе ачыла.

XX йөз башында авылда 13 җил тегермәне, ярма яргыч, казна шәраб һәм 3 вак-төяк кибете эшли, 6 декабрь көнне ел саен ярминкә үткәрелә.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3780,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Кузнечиха волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнарыннан Әлки районында.

Хәзер Кошки авыл җирлеге үзәге.

1930 елларда авылда “Победа” һәм “Правда” колхозлары оештырыла, 1940 елда машина-трактор станциясе була. 1950 елда колхозлар “Правда” колхозына кушыла. 1957 елдан авыл – эреләндерелгән “Правда” совхозының үзәк утары. 2002 – 2004 елларда “Правда” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1950 елда башлангыч мәктәп сигезьеллыкка, 1966 елда – урта (1995 елда яңа бина төзелә), 2016 елда – башлангыч мәктәпкә әйләнә (Иске Матак урта мәктәбе филиалы).

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Имәнкискә культурасы авыллыгы һәм монголларга кадәрге чор болгар истәлеге табыла.

Күренекле кешеләре

Д.Д.Гайнетдинова (1963 елда туган) – медицина фәннәре докторы, ТРның Фәннәр академиясе академигы.

Халык саны

1782 елда – 114 ир заты;
1859 елда – 1086,
1897 елда – 1640,
1908 елда – 1959,
1920 елда – 1798,
1926 елда – 1128,
1938 елда – 735,
1949 елда – 665,
1958 елда – 595,
1970 елда – 593,
1979 елда – 399,
1989 елда – 310,
2002 елда – 282,
2010 елда – 164,
2015 елда 172 кеше (руслар – 78%).