- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлки районындагы авыл, Базарлы Матак авылыннан 17 км көнбатыштарак, Салман елгасы буенда урнашкан
Авылга XVII йөзнең беренче яртысында Салман авылының йомышлы татарлары нигез сала. Революциягә кадәрле чыганакларда Иске Салман, Югары Салман исемнәре белән билгеле.
XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге йомышлы татарлар, шул исәптән морза Чепкенеевлар (Чапкуновлар), ясаклы татарлар, казна хезмәтендәгеләр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, йон-тукыма ману, он тарту кәсебе була.
Авыл 1878 – 1879 еллардагы татар крәстияннәре кузгалышы үзәге була.
1868 елда мәчет төзелә (баштагысы XVIII йөзнең беренче яртысына кадәр эшли).
1880 еллар ахры – 1890 еллар башында мәктәп ачыла (1895 елда 65 ир бала һәм 39 кыз бала укый). 1912 елда рус-татар мәктәбе ачыла (17 ир бала укый).
XX йөз башында авылда 2 мәчет була (1938 елда мәчет бинасы мәктәпкә бирелә), 2 мәдрәсә, 5 җил тегермәне, кирпеч заводы, тимерчелек, 4 йон-тукыма ману бинасы, ярма яргыч, 2 мануфактура һәм 7 бакалея кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 2716 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.
Хәзер Иске Салман авыл җирлеге үзәге.
1929 елда “Байрак” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Миндубаев), 1938 елда “Кызыл Байрак”ка үзгәртелә, 1944 елда аның составыннан Ворошилов исемендәге колхоз аерылып чыга.
1950 елда ике хуҗалык та Ворошилов исемендәге колхозга кушыла, 1957 елда аның җирлегендә “Салман” совхозының 3 нче бүлеге була. 1961 елда авылда кирпеч заводы төзелә.
1965 елда авыл “Спутник” совхозының үзәк утары, 2002 – 2004 елларда “Спутник” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.
Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” ачык акционерлык җәмгыятендә һәм крәстиян фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1927 елда уку өе ачыла, китапханә һәм клуб эшли.
1919 елда башлангыч мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), 1949 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык (1989 елда яңа бина төзелә), 2010 елда – тулы булмаган мәктәп итеп үзгәртелә.
Авылда балалар бакчасы (1989 елдан), мәдәният йорты (аның каршында 2014 елдан фольклор һәм балалар вокаль коллективы эшли; җитәкчесе – Г.Г.Сөнкишева), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (1977 елдан), мәчет бар (1993 елдан).
Авыл зиратында (авыл халкы “Изгеләр өсте” дип атый) XIII–XIV йөзләргә караган 4 кабер ташы бар. Икесендә куфи белән язылган язу һәм орнамент, шул исәптән Сабантуй бәйрәме турында тәүге мәгълүматлар (1292 ел) сакланган.
Авыл янында “Йорт өсте” аймагында шул ук чордагы авыллык табылган (авыл халкы бу урынны изге дип саный).
Ф.Г.Бикмурзина (1939 елда туган) – телевидение режиссеры, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның халык артисты;
Ф.Х.Кәлимуллин (1974 елда туган) – Казан татар яшь тамашачылар театры актеры, ТРның атказанган артисты;
С.Ә.Мөхәммәтов (1907 – 1942 еллар) – партия эшлеклесе, Татарстан өлкә комитеты инструкторы (1938 ел), ТАССР Югары Советы депутаты (1938 – 1942 еллар) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;
Сәхибгәрәй бине Әхмәд әл-Болгари әс-Салмани (XIX йөзнең икенче яртысы) – шагыйрь, төрек шагыйре И.Хаккыйның “Мәгърифәтнамә”сенең (“Белем китабы”, 1845) бер бүлегенә назыйрә авторы;
А.Г.Сөнкишев (1944 елда туган) – төбәкне өйрәнүче, журналист, “Апас энциклопедиясе” авторы.
1782 елда – 151 ир заты;
1859 елда – 988,
1908 елда – 1864,
1920 елда – 1825,
1926 елда – 1032,
1938 елда – 1214,
1949 елда – 999,
1958 елда – 993,
1970 елда – 1178,
1979 елда – 901,
1989 елда – 599,
2002 елда – 534,
2010 елда – 445,
2015 елда – 409 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.