- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлки районындагы авыл, Базарлы Матак авылыннан 12 км төньяк-көнбатыштарак, Салман елгасы буенда урнашкан
Авылга XVIII йөз башына кадәр нигез салына. 1939 елга кадәрге исеме – Церковные Салманы. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Спас исеме белән билгеле. Беренче халкы Пенза провинциясенең Саранск өязеннән күченеп килүчеләр.
1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
1770 елларда алпавытлар А.В. һәм Н.В.Мельгуновлар, А.Н.Мельгунова (ире фамилиясе буенча Желтухина), аның улы В.Ф.Желтухин (1783 – 1848 еллар) – 1805 елда Аустерлиц янындагы сугышта катнашучы, статский советник, 1846 елдан Казан губернасының дворяннар башлыгы, аларның варислары – Желтухиннар, Терениннар.
Дон Изге Мәрьям Ана һәм Изге Николай Чудотворец хөрмәтенә 1795 елда С.Ф.Желтухин акчасына 2 приделлы таш Спас чиркәве салына (архитектура истәлеге, элеккеге күренеше югалган).
1880 елда земство мәктәбе ачыла (беренче укытучы – Н.Матвеева; 1880 елда 20 ир бала һәм 2 кыз бала укый, 1909 елда – 32 ир бала һәм 6 кыз бала, руслар һәм татарлар).
XX йөз башында авылда 2 җил тегермәне, казна шәрабы һәм 3 бакалея кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 846 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Спас, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.
Хәзер Салман авыл җирлеге үзәге.
1930 елларда авылда машина-трактор станциясе төзелә.1956 – 1999 елларда авыл “Салман” совхозы үзәк утары була. 1999 – 2003 елларда авыл хуҗалыгы “Салман” кооперативы.
Халкы күбесенчә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять “Салман” сәнәгый дуңгызчылык комплексында һәм “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсендә эшли.
1960 елларда җидееллык мәктәп сигезьеллыкка әйләнә, 1967 елда – урта (1978 елда яңа бина төзелә). Авылда клуб, китапханә бар.
Җәмгыять һәм сәяси эшлеклесе, Спас өязе земство башлыгы (1898 – 1906 еллар), Беренче бөтендөнья һәм рус-япон сугышында катнашучы, IV Дәүләт Думасы депутаты (1912 ел), авылның җир хуҗасы Д.С.Теренинның (1873 – 1916 еллар) тормышы авыл белән бәйле.
1885 – 1886 елларда авылда соңрак туфрак белгече булып танылачак галим Казан шәһәр фәнни-сәнәгать музееның оештыручы һәм нигез салучысы Р.В.Ризположенский (1862 – 1921 елдан соң) яши һәм ботаник тикшерүләр уздыра. 1887 елда “Казан губернасының Спас өязе Салман авылы тирәсендә ге чәчәкләр” хезмәтен язып бастыра.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.