Эчтәлек

Эпостан хикәяләү, сюжетлылык, персонажлар системасын, матди дөньяны кабул итә, лирикадан — субъектив кичерешләрне гәүдәләндерү, лирик геройның булуы, чагыштырмача уртача күләмгә һәм шигъри телгә тартылуны ала. Поэманың чыганаклары еш кына фольклорга барып тоташа.

Төрки-татар әдәбиятында беренче поэма — Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре. Гасырлар дәверендә поэмада идеологик синкретизм чагылыш таба: этик-дидактик мотивлар фәлсәфи фикерләр белән, реалистик элементлар — дини-фантастик һәм мифологик элементлар белән үрелеп бара.

Эчтәлек үзенчәлеге һәм сәнгати структурасы буенча, нигездә, поэманың 3 типологик төрен аерып карыйлар (XIX йөзгә кадәр төрле күчемле формалар яшәп килә).

  • Беренче тип — героик поэма — халык героик-эпик риваятьләренә барып тоташа. Алтын Урда чорында исламны пропагандалауга багышланган дини-мифологик поэмалар языла («Кыйссаи Авык», «Кыйссаи Сәкям», «Кыйссаи Әхтәм»).
  • Икенче тип — эпик-дидактик — халык авыз иҗатының нәсыйхәт жанрларыннан килә (вәгазь, нәсыйхәт). Бу төр әсәрләрнең идея-тематик үзенчәлеген этик-тематик мотивларының фәлсәфә белән үрелеп баруы тәшкил итә: кеше яшәеше, кешенең җирдәге роле һәм максаты, мәхәббәт кичерешләре, яшәү һәм үлем турындагы уйланулар (Харәзми. «Мәхәббәтнамә»; Хисам Кәтиб. «Җөмҗөмә Солтан»).
  • Поэманың өченче тибына мәхәббәт-романтик һәм авантюра-новеллистик поэмалар керә. Аларда илаһи һәм дөньяви мәхәббәт нечкә, хисчән һәм тирән чагылыш таба (Котб. «Хөсрәү вә Ширин»; Сәйф Сараи. «Сөһәйл вә Гөлдерсен»; Сәйяди. «Дастане Бабахан»).

Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдъярның «Төхфәи Мәрдан» һәм «Нуры содур» поэмалары гуманизм идеяләре һәм дини мотивлар белән сугарылган. XVIII йөздә поэма Г.Утыз Имәни иҗатында үстерелә, камилләштерелә («Гавариф әз-заман» («Заман укымышлылары»), «Тәнзиһ әл-әфкяр фи нәсаих әл-әхъ яр», («Фикерләрне пакьләндерә торган игелекле үгетләр»). Поэмада дини хорафатларга каршы һәм урта гасырларга хас мәгърифәтчел фикерләр өстенлек ала; традицион романтик күзаллау кысаларында халык мәнфәгатьләреннән ерак торган, үз-үзләреннән канәгать булган руханиларга карата гаепләү мотивлары барлыкка килә. XIX йөздән башлап урта гасырлар поэмасыннан яңа тип поэмага күчеш башлана. Фәлсәфи, дөньяга караш белән бәйле мотивлар Г.Кандалыйның «Сәхибҗамал» поэмасында чагылыш таба. Анда мәгърифәтчел мотивлар, социаль-әхлакый эчтәлек мөселман руханиларының культын тәнкыйтьләү белән үрелеп бара. Матурлык категориясе илаһи түгел, ә бәлки «җирле» антропологик эчтәлектә алга чыга. Автобиографик билгеләр хас булган лирик герой поэмада яңа төсмер ала. Бу, үз чиратында, кешене тасвирлауга яңа караш барлыкка килү хакында сөйли.

XX йөз башы татар поэзиясендә әдипләр мәдәни аспектта яңа баскычка күтәрелә. Поэма эчтәлек, идея-эстетик һәм сәнгати планда сыйфат ягыннан югары дәрәҗәгә ирешә. Дөньяга кадими карашны һәм мәдәният парадигмасын кире кагу заруриятеннән чыгу жанрларның үзгәрүенә китерә; модернистлар иҗатында яңа жанр модификациясе — антижанр-антипоэма барлыкка килә. Анда бүтән яңгыраш алган классик шәрекъ әдәбиятының традицион үзенчәлекләре сизелә. Бу хәл жанрның трансформациясе хакында сөйли: дини-дидактик эчтәлекле сюжет дөньяви фикерләрне җиткерүгә буйсындырыла (Ш.Бабич. «Кандала», «Газазил»; Г.Сөнгати. «Хозыр»; М.Гафури. «Адәм вә Иблис» һ.б.). Ш.Бабичның «Газазил»ендә әдәби пародия алымы файдаланыла, сюжет үзәгендәге Ходай Тәгаләгә буйсынмаган өчен оҗмахтан куылу турындагы дини легенда үзгәртелә. Поэмада табигый рәвештә С.Рәмиевнең гыйсъянчылык романтизмы (кара: Гыйсъянчылык) белән сатира-юмор, реалистик поэма алымнары (Г.Тукай. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш») кушылып китә.

XX йөздә поэманың ике: эпик һәм лирик төрләре күзәтелә. Беренче төр поэмада күбесенчә тарихи, конкрет көнкүреш вакыйгалары тасвирлана (Г.Тукай. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»; Һ.Такташ. «Мәхәббәт тәүбәсе»; М.Җәлил. «Хат ташучы»; Ф.Кәрим. «Гөлсем»; С.Хәким. «Дала җыры», «Шагыйрьнең бала чагы»; С.Баттал. «Олы юл буйлап»). Лирик поэмада лирик башлам, субъектив кичерешләр өстенлек ала (Ф.Кәрим. «Кыңгыраулы яшел гармун»; И.Юзеев. «Өчәү чыктык ерак юлга...»; Ә.Баян. «Сәяхәтнамә»; Р.Харис. «Рәссам»; М.Әгъләм. «Тукай хатлары» һ.б.).

1920–1930 елларда поэма яңа сыйфатлар, үзенчәлекле: лирик-публицистик (Һ.Такташ. «Киләчәккә хатлар»), лирик-психологик (Ә.Фәйзи. «Флейталар»), лирик-фәлсәфи (Х.Туфан. «Ант») һ.б. жанр формалары белән баетыла. Беренче планга җәмгыять үсешенең социаль моделенә йөз тоткан, концептуаль эзләнүләр чыга, геройлар, социаль төзелеш барышы, үрнәк булырдай шәхесләр белән кызыксыну арта. Әйдәп баручы принцип буларак, кешене җәмгыять тормышында һәм эш-гамәлләрдә сурәтләү үзенчәлеге билгеләнә. Бу чор поэмасы романтикадан, милли колориттан ераклашып, яңа идея-эстетик үзенчәлекләргә йөз тота. Гыйсъянчылар героик поэма формаларына мөрәҗәгать итәләр. Һ.Такташ көрәшне романтик-символик образларда сурәтләргә омтыла. Аның «Җир уллары трагедиясе»ндә дини-мифологик образлар яңадан тергезелә. Конфликтның нигезен трагик мәхәббәт каршылыгыннан бигрәк, шәхес һәм җәмгыять каршылыгы тәшкил итә. Х.Туфан поэмаларында, чорга аваздаш төстә, эпик башлам, искелекне кабул итмәү һәм яңалыкка өстенлек бирү, социализм төзелешенә тугрылык кебек сыйфатлар өстенлек итә; стиль төрлелеге, лириклыкның, шигъри тәҗрибәнең җитенкерәмәве, лирик геройның эчке дөньясын сурәтләүнең арткы планга калдырылуы күзәтелә. М.Җәлил шигъриятендә лирик-эмоциональ стиль тора-бара сәнгати тасвирлауның лиро-эпик формалары белән алыштырыла. Реалистик һәм романтик башламнарның нисбәте беренчесе ягына таба үзгәрә, «романтик реализм» өстенлек итә башлый. М.Җәлил «Хат ташучы» поэмасында реализм белән романтизм синтезының яңа дәрәҗәсенә ирешә. Бу хәл аның бер әсәр кысаларында жанр структураларының төрле төрләрен яраштыра алуы белән бәйле. М.Җәлилнең «Алтынчәч», Х.Туфанның «Ант» поэмалары яңарышка йөз тотулары белән аерылып торалар. М.Җәлил халыкның милли азатлык хәрәкәте темасына мөрәҗәгать итә, шартлы алымнар, символик образларга мөрәҗәгать итә. Х.Туфан поэмасында кеше кичерешләренең төрлелеген ачу, автор шәхесе, тарих һәм чорның катлаулы проблемалары белән бәйле рәвештә жанр үсешенең яңа тенденцияләре чагылыш таба; авторның гражданлык позициясе ачык чагыла, илдәге иҗтимагый-сәяси ситуациягә бәя бирелә. Болар барысы да шагыйрьнең эстетик карашларында тирән үзгәрешләр башлануы хакында сөйли. С.Хәкимнең «Пар ат» поэмасында автор Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына яңача бәя бирергә, аның образын хәрәкәттә сурәтләргә омтыла, композиция һәм поэтика өлкәсендә яңалыкларга йөз тота. Гәрчә бер төркем әсәрләрдә С.Хәким Г.Тукай шәхесен абсолют, идеаль югарылыкка күтәргән булса, «Пар ат»та исә лирик герой белән шагыйрь образының тәңгәлләшүе күренә.

Бөек Ватан сугышы елларында татар әдәбиятында поэма жанрының үсеше Ф.Кәрим иҗаты белән бәйле («Үлем уены», «Партизан хатыны», «Гөлсем», «Пионерка Гөлчәчәккә хат»). Аның «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасында метафора һәм символларның тирәнлеге һәм көче зур роль уйный. Романтик символика лирик геройның шәхси кичерешләрен чагылдыруда сәнгати чара булып тора, рухының җиңелмәслеген раслый.

XX йөзнең 2 нче яртысында да поэманың традицион жанр формалары сакланып килә, эчтәлеккә килгәндә, алар романтик-публицистик пафос, фәлсәфи уйланулар белән баетылалар. Поэмада универсаль гомумиләштерүләр барлыкка килә: шагыйрьләрнең Галәмгә карата мөнәсәбәте ачыла, реалистик, романтик, мифологик традицияләр дини-фәлсәфи мотивлар белән үрелеп китә. И.Юзеевның «Тынлык белән сөйләшү», «Таш диварлар авазы», «Мәңгелек белән очрашу» романтик поэмаларында образ-символлар күпләп кулланыла, фәлсәфи концепцияләр әдәби материалда тәкъдим ителә һәм яшәешкә мөнәсәбәтле фикерләрне, кануннарны, кешенең Галәмдә яшәвенең мәгънәсен билгеләүгә, социаль-психол. аспектка йөз тота. Кеше акылы, кеше рухы космосның салкын тынлыгына һәм җирдә кылына торган фаҗигаләргә каршы куела. Бу тенденция И.Юзеев поэмаларының нигезен тәшкил итә. Үзенең «Күмәч пешерүчеләр җыры», «Гадиләргә гимн», «Көрәшчеләр» поэмаларына Р.Фәйзуллин балачак самимилеген, туган як җылысын, ватанга, халыкка мәхәббәтен гәүдәләндергән конкрет туган ил образларын кертеп җибәрә. Поэма төрле сәнгати, поэтик чаралар белән баетыла. Бер әсәр кысаларында реалистик, романтик, мифологик, модернистик алымнар кушылып китә, авторлар төрле бәяләрне берләштерергә омтылалар. Боларга шартлы уен, интертекстуальлек, дини һәм мифологик символларга мөрәҗәгать итү, романтик пафосның реалистик детальләр белән баетылуы кебек сәнгати чаралар аркылы ирешелә.

Әдәбият  

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990;

Валитова А. Типология восточной поэмы (Проблемы развития жанра в процессе взаимосвязей тюркоязычных литератур) // Советская тюркология. 1973. № 4;

Миннегулов Х. Татарская литература и Восточная классика. К., 1993;

Шарипов А. Зарождение системы стихотворных жанров. К., 2001.

Автор — Н.М.Йосыпова