Эчтәлек

«Тәкый гаҗәб китабы» исеме белән дә мәгълүм. Сөләйман Бакыргани язган дип санала. Китап урта гасырлар суфичылык әдәбияты традицияләрендә, башлыча, Ә.Ясәви хикмәтләре тәэсирендә язылган.

Әсәрдә Ахырзаман көне (Кыямәт), бакый дөньядагы тормыш тасвирлана. XIX–XX йөз башында «Ахарзаман китабы»нда күтәрелгән идеяләр татар зыялылары арасында бәхәсләр китереп чыгара. Әсәрдә бирелгән мәгълүматлар Кыямәт көнен яңадан шәрехләүне һәм теоретик яктан яңача аңлатуны таләп итә. Г.Чокрыйның «Ахарзаман китабы»на үзгәрешләр кертеп һәм аңлатмалар биреп язган «Замимә Назыйр» (1864) әсәре бу бәхәсләрне хәл итүгә бер омтылыш була.

«Ахарзаман китабы» – ХХ йөз башына кадәр татар халкы арасында күп укылган китапларның берсе. 1847 елдан башлап күп тапкырлар нәшер ителә. 1897 елда Казанда рус телендә басылып чыга.

Әдәбият

Ахырзаман китабы. Казан, 2000.

Борынгы татар әдәбияты. Казан, 1963.

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1984. Т. 1.

Малов Е. Книга о последнем времени (или о кончине мира) // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1897–1898. Т. XIV, выпуск 1–2.