Алтын Урда әмире Идегәйдән башлангыч ала. Юсуповлар нәселе башында аның дүртенче буын варисы Нугай Урдасы бәге (1549–1554), Казан ханбикәсе Сөембикәнең атасы Йосыф (? — 1554) тора.

Аның уллары Ибраһим морза (?—?) һәм Ил морза (? — 1611) 1563 елда Нугай Урдасыннан Мәскәүгә патша Иван IV янына җибәрелә. Удел җире буларак аларга өязе белән Романов шәһәре (хәзер Ярославль өлкәсе Тутаев шәһәре) бирелә. Бертуганнардан кенәз Юсуповларның XVII йөздә христианлык кабул иткән ике тармагы үсеп чыга. Башта кенәз Юсуповлар-Княжевлар дип, XVII йөз ахырыннан Юсуповлар дип йөртеләләр. Ибраһим морза тармагы XVIII йөз ахырында өзелә.

Ил морза уллары — Чин морза һәм Сейүш морза. Юсуповлар нәселенең иң танылган вәкилләре Сейүш морзаның кече улы Габдулладан (чукындыруда Дмитрий) (?—1694) тармаклана, ул патша стольнигы була.

Юсуповлар нәселенең күтәрелеп китүе аның улы, Пётр I нең көрәштәше, генерал-аншеф (1730) кенәз Григорий Дмитриевич (17.11.1676 — 2.9.1730, Мәскәү) исеме белән бәйле. Пётр I вакытында стольник булып хезмәт итә башлый, Азов походларында (1695–1696), Төньяк сугышында (1700–1721), Нарва (1700), Полтава (1709) һәм Выборг (1710) янындагы сугышларда катнаша. 1719 tkдан генерал-майор, Хәрби коллегия әгъзасы, эзләнү-тикшерү эшләре канцеляриясен җитәкли, 1726 tkдан сенатор. Император Пётр II аңа Преображенский полкы подполковнигы чины бирә (1727) һәм Хәрби коллегиянең беренче әгъзасы итә. Беренчеләрдән булып Изге Александр Невский ордены белән бүләкләнә.

Аның улы Борис Григорьевич (18.7.1695 — 26.2.1759, С.-Петербург), хакыйкый яшерен советник. 1717 елда Франциягә, Тулон гардемариннар училищесенә укырга җибәрелә. 1730 елда хакыйкый камергер вазифасына билгеләнә, 1736 елдан сенатор, 1738 елдан Мәскәү вице-губернаторы, 1739 елдан Мәскәү губернаторы, 1741 елдан Коммерц-коллегия президенты, 1742 елдан Ладога каналы директоры, 1750 елдан коры җир шляхта корпусы баш директоры. Изге Андрей Первозванный ордены белән бүләкләнә.

Николай Борисович (15.10.1750 — 15.7.1831, Мәскәү), хакыйкый яшерен советник (1796), сенатор (1788). 1783–1789 елларда Россиянең Сардиния короле сарае каршында Туриндагы гадәттән тыш илчесе һәм тулы вәкаләтле министры. 1791–1799 елларда театрлар директоры, бер үк вакытта, 1792 елдан, казна предприятиеләре (пыяла, фарфор заводлары, шпалер мануфактурасы) белән идарә итә, 1796 елдан Мануфактур-коллегия президенты. Императорлар Павел I, Александр I һәм Николай I гә таҗ кидерүләр вакытында Таҗ кидерү комиссиясе рәисе һәм югары маршал була. 1800 елдан уделлар министры. 1802 елда барлык вазифаларыннан азат ителә; дәвалану өчен чит илгә китә. 1812 елда Мәскәүдә Гаскәрләрне азык-төлек белән тәэмин итү комитеты составына керә. 1823 елдан Россия империясе Дәүләт советы әгъзасы. Нәкышь, скульптура әсәрләре коллекциясен туплый, зур китапханә калдыра. Изге Андрей Первозванный, Изге Иван Иерусалимский, 1 нче дәрәҗә Изге Владимир орденнары белән бүләкләнә.

Кенәз Николай Борисович Юсупов. XIX йөз башы

Рәссам Г.И.Новиков

Борис Николаевич (9.6.1794 – 25.10.1849), хакыйкый статский советник, гофмейстер (өлкән сарай чиннарының берсе) (1848). Сарайда церемониймейстер булып хезмәт итә. Петербург дворяннары өяз җыены җитәкчесе, аннары Царское Село дворяннары өяз җыены депутаты итеп сайлана. Петербург опекуннар советының шәрәфле опекуны, Финанс министрлыгы каршындагы Мануфактура советы әгъзасы һ.б. 1 нче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә.

Аның улы Николай Борисович (12.10.1827 – 19.7.1891, Баден шәһәре), гофмейстер. Юсуповлар нәселенең ир-ат буыннары буенча соңгы. Петербург университетын тәмамлый. Император гавами китапханәсе директоры ярдәмчесе. Рус-төрек сугышы вакытында 1853–1856 елларда үз хисабына ике пехота батальонын киендерә, сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итә һәм коралландыра. Хәйриячелек белән шөгыльләнә: Александр-Мария чукрак-телсезләр училищесе химаячесе, җәмәгать тәрбиясе йортларының Петербург советы әгъзасы, Демидов тәрбия йортының шәрәфле әгъзасы һ.б. Музыкантларга ярдәм итә, Рим һәм Париж консерваторияләренең шәрәфле әгъзасы. Асылташлар җыю белән шөгыльләнә, иң зур бриллиант коллекцияләренең берсенә ия була. 4 нче дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнә. Вафатыннан соң император Александр III Фәрманы буенча (1885) кызы княжна Зинаида Николаевнага һәм аның ире граф Ф.Ф.Сумароков-Эльстонга фамилияне һәм титулны кабул итүдә шарт куела: кенәз титулы һәм кушма фамилия фәкать алардан соңгы буыннарның өлкән вәкиленә генә күчә ала.

Феликс Юсупов Григорий Распутинны үтерүне оештыручы һәм анда катнашучы буларак билгеле (1916). Соңрак хатыны белән Франциягә күчеп китә.

Юсуповлар Воронеж, Курск, Полтава, Харьков һ.б. губерналарда зур вотчина хуҗалары була.

Әдәбият        

Ахметшин Ш.К. Бархатная книга татар: Российские дворянские роды тюрко-татарского происхождения. СПб., 2010. Т. 1; 

Лялин В.Е. Князья Юсуповы. Кто они? Ростов н/Д., 2011.

Автор  —  Л.М.Айнетдинова