Тарихы

Авылга 1716 – 1717 елларга кадәр нигез салына.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы татарлар, шул исәптән керәшеннәр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 3 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1688 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Борискино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Радио” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.Сәләхов), 1957 елда “Энергетик” совхозы бүлеге, 1965 елда “Мир” совхозы составына керә.

1992 – 2000 елларда авылда “Әнҗерә” совхозының үзәк утары һәм “Игенче” авыл сәүдә җитештерү кооперативы була. 2000 елдан “Мир” совхозы составында. 2002 – 2004 елларда “Мир” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 – 1919 елларда авылда башлангыч мәктәп (1929 елда элеккеге мәчет бинасына урнаша), 1950 елда җидееллык, 1965 елда – тулы булмаган мәктәп була (2000 елда яңа бина төзелә).

Авылда балалар бакчасы (1980 елдан), мәдәният йорты (1975 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, “Рәфыйк” мәчете бар (революциягә кадәрле бинада 2000 елда ачыла).

Авыл янында археология истәлекләре табыла: 3 торулык калдыклары (бронза гасырның буралы курган культурасы), монголларга кадәрге һәм Алтын Урда чоры Болгар авыллыгы, 2 курганнар төркеме.

Күренекле кешеләре

К.К.Тәрҗемани (1877 – 1943) – дин һәм җәмәгать эшлеклесе, дин гыйлеме белгече, “Ислам мәҗәлләсе” журналы мөхәррире (1924 – 1928 еллар), Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары.

Халык саны

1782 елда – 100 ир заты;
1859 елда – 696,
1897 елда – 1202,
1908 елда – 1503,
1920 елда – 1476,
1926 елда – 826,
1938 елда – 584,
1949 елда – 492,
1958 елда – 559,
1970 елда – 717,
1979 елда – 511,
1989 елда – 281,
2002 елда – 284,
2010 елда – 238,
2015 елда – 275 кеше (татарлар).