Тарихы

Авылга XVIII йөзнең башында, фараз ителгәнчә, Сихтермә авылыннан (хәзер Сихтермә-Хузангай) күченеп утыручылар нигез сала. XVIII йөзнең уртасында авылга Кожай Ногай даругасыннан рус крәстияннәре күченеп утыра. XVIII йөздә татарлар да яши.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы чукындырылган чуашлар һәм башкалар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1884 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1903 елда 29 ир бала һәм 12 кыз бала укый, 1911 елда яңа бина төзелә).

1904 елда агачтан Архангел Михаил чиркәве салына (совет чорында ябыла, 1963 елда сүтелә).

XX йөзнең башында авылда 2 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1464,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Кузнечиха волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Иске Матак авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Заря” колхозы оештырыла, 1941 елда  аның составыннан “Красный Ключ” колхозы аерылып чыга. Соңрак авыл “Канаш” колхозы составына керә, 1960 елда – XXII партсъезд исемендәге, 1978 елда – “Әлки” терлек симертү совхозы, 1985 – 2005 елларда – “Труженик” совхозы була.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1952 елда башлангыч мәктәп җидееллык, соңрак – тулы булмаган (1964 елда һәм 1992 елда яңа бина төзелә), 2009 елда – башлангыч мәктәп була (Иске Матак урта мәктәбе филиалы).

Авылда балалар бакчасы (2003 елдан), мәдәният йорты (1977 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

1999 елда иске чиркәүнең сакланып калган нигезенә таштан яңа Архангел Михаил чиркәве төзелә.

Авыл янында  монголларга кадәрге чор 3 Болгар авыллыгы табыла.

Күренекле кешеләре

С.Н.Ишмулкин (1963 елда туган) – җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры.

Халык саны

1782 елда – 122 ир заты;
1859 елда – 553,
1897 елда – 927,
1908 елда – 1133,
1920 елда – 1084,
1926 елда – 679,
1938 елда – 484,
1949 елда – 403,
1958 елда – 269,
1970 елда – 253,
1979 елда – 178,
1989 елда – 166,
2002 елда – 132,
2010 елда – 119,
2015 елда – 105 кеше (чуашлар – 60%, руслар – 30%).