Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында Иске Иштубай (Ярәп авылы), Чуаш Борнае торак пунктларыннан күченүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Урта Иштубай, Сихтәрмә, Сихтермә исемнәре белән билгеле. 1981 елга кадәр – Иске Сихтермә, 1981 елдан соң – Хузангай, 2005 елның 30 июленнән – Сихтермә-Хузангай, 2022 елдан – Сихтермә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы чукынган чуашлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1868 елда Изге Николай Чудотворец чиркәве ачыла (1935 елда ябыла, бина мәктәпкә бирелә, безнең көннәргә кадәр сакланган).

1875 елда авылда земство хастаханәсе, 1878 елда – Халык мәгарифе министрлыгының бер класслы училищесы (1878 елда 45 ир бала һәм 7 кыз бала – чукынган һәм чукынмаган чуашлар, руслар укый), 1900 елда ике класслы земство мәктәбе була. 1903 елда мәктәп өчен яңа бина төзелә, республика әһәмиятендәге истәлек булып безнең көннәргә кадәр сакланган.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1878 дисәтинә тәшкил итә.

XX йөз башында авылда казна шәрабы, 2 вак-төяк һәм 2 мануфактура-бакалея кибете, чәршәмбе көн базары эшли (сәүдәгәр Ферулевның таштан эшләнгән бер бинасы безнең көннәргә кадәр сакланган).

Авылда өяз хуҗалыгын кыяклы, яшелчә һәм бакча культураларының сортлы орлыклары белән тәэмин иткән земство агрономия участогы эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елда авыл Казан губернасының Спас өязе Әлки волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Әлки. 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Иске Карата авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда ”Канаш” колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Н.Александров). 1959 елда Ленин исемендәге колхоз составына керә, 1992 елда – “Авангард” авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кооперативы була. 1999 елдан“Хузангай”  авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының үзәк утары, 2014 елдан “Хузангай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә керә.

Авылда он, ярма, икмәк, макарон, көнбагыш мае җитештерү буенча эшкәртү цехлары комплексы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда икенче баскычлы мәктәп ачыла, 1923 елда җидееллык, 1934 елда – тулы булмаган, 1938 елда – урта мәктәп була (2007 елда яңа бина төзелә).

1970 елда мәктәп музее ачыла, 2002 елда аның җирлегендә П.П.Хузангай музее ачыла (нигез салучы – О.В.Мурзин, 2007 елдан – муниципаль, экспозиция мәйданы – 110 кв.м., фондларда 400 дән артык саклау берәмлеге җыелган). Экспозициянең төп бүлекләре П.П.Хузангайның тормыш һәм иҗат эшчәнлегенә багышлана.

Авылда балалар бакчасы (1986 елдан), мәдәният йорты (2005 елдан аның каршында “Каен” вокаль коллективы эшли, җитәкчесе – Т.Н.Теличко), китапханә (2001 елдан икесе дә мәдәният йорты бинасында), табиб амбулаториясе, районара күз хирургиясе үзәге, Николай Чудотворец чиркәве (2009 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре табыла: ике монголларга кадәрге чор Болгар авыллыгы, буралы курган культурасы торулыгы, курган.

Күренекле кешеләре

И.И.Казанков (1942 елда туган) – Мари Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты, Мари Республикасының атказанган зоотехнигы, “Почет билгесе” һәм Кызыл Хезмәт Байрагы орденнары кавалеры, РФнең Дәүләт Думасы депутаты (1999 – 2004 еллар);

С.Т.Тербилов (1928 – 2002 еллар) – рәссам;

П.П.Хузангай (1907 – 1970 еллар) – чуаш язучысы, тәрҗемәче, Чуаш Автономиясе Совет Социалистик Республикасының халык шагыйре, Чуаш Автономиясе Совет Социалистик Республикасының К.В.Иванов исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, М.Сепсель исемендәге Чуаш комсомолы бүләге иясе.

Дөньякүләм танылган шахмат композицияләре авторы, Россиядә һәм чит илләрдә чыккан журналларда 2 меңләп шахмат мәсьәләләре бастырган, 1889 – 1899 елларда авылда земство табибе булып эшләгән А.В.Галицкийның (1863 – 1921) һәм 1901 – 1903 елларда земство мәктәбендә укыткан дин эшлеклесе, педагог, этнограф һәм тарихчы М.П.Петровның (Тинехпиның) (1877 – 1938 еллар) тормышы һәм эшчәнлеге дә авыл белән бәйле.

Халык саны

1782 елда – 129 ир заты;
1859 елда – 581,
1897 елда – 908,
1908 елда – 1013,
1920 елда – 1037,
1926 елда – 755,
1938 елда – 672,
1958 елда – 316,
1970 елда – 410,
1979 елда – 338,
1989 елда – 257,
2002 елда – 250,
2010 елда – 249,
2015 елда – 282 кеше (чуашлар).