Тарихы

XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәр һәм асаба-башкортлар катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, мәктәп, земство рус-татар мәктәбе, тегермән була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3593 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Сарапул өязе Исәнбай волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Иске Эсләк авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – җидееллык, 1958 елда – башлангыч, 1960 елда – сигезьеллык, 1977 елда – урта, 2011 елда – башлангыч, 2015 елда башлангыч мәктәп–балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Л.Н.Мурзин (1958 елда туган) – шахматчы, халыкара класслы оста.

Халык саны

1859 елда – 249,
1887 елда – 487,
1905 елда – 1093,
1920 елда – 1195,
1926 елда – 1295,
1938 елда – 1106,
1949 елда – 1051,
1958 елда – 793,
1970 елда – 713,
1989 елда – 408,
2002 елда – 364,
2010 елда – 287,
2015 елда – 262 кеше (татарлар).