Тарихы

XVIII йөздә нигез салына, 1723 елгы документларда искә алына.

1860 елларга кадәр халкы асаба-башкортлар һәм типтәрләр катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук урман эше кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 362,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Бима волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Бима авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Уйлыш” колхозы оештырыла. 1961 елда “Мариец” колхозы (Бима авылы) белән кушылып, “Россия” колхозы оештырыла. 1989 елдан “Новая жизнь” колхозы составында. 1995 елдан “Пеләмеш” күмәк предприятиесе.

Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1921 елда башлангыч мәктәп ачыла (1925 елда яңа бина төзелә), 1995 елда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы итеп үзгәртелә. Мәктәп каршында музей (М.С.Михайлова башлангычында) оештырыла.

2014 елда күп функцияле үзәк ачыла: клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

1990 елларда “Ош Вис-Вис” ансамбле оештырыла.

Халык саны

1762 елда – 24 ир-ат;
1859 елда – 136,
1887 елда – 267,
1905 елда – 422,
1920 елда – 393,
1926 елда – 450,
1938 елда – 569,
1949 елда – 460,
1958 елда – 505,
1970 елда – 536,
1989 елда – 396,
2002 елда – 415,
2010 елда – 392,
2015 елда – 383 кеше (марилар).