Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы асаба-башкортлар һәм типтәрләр катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чабата ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 215,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Бима волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Күләгәш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Ударник” колхозы оештырыла. Волково авылы колхозы белән берләштерелгәннән соң “Активист” дип атала. 1955 елда “Коммунар” колхозы (Күләгәш авылы) составына керә.

1988 елдан “Күләгәш” совхозы (1995 елдан “Күләгәш” авыл хуҗалыгы берләшмәсе, 1997 елдан “Күләгәш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2016 елдан “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә Күләгәш авылында атлар фермасында эшли, умартачылык, итек басу кәсепчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Пьянобор һәм Мазунино культураларына караган (безнең эрага кадәр III йөз – безнең эраның IV йөзе) Ожбуй авыллыгы табыла.

Халык саны

1859 елда – 59,
1887 елда – 75,
1905 елда – 100,
1920 елда – 106,
1926 елда – 322,
1938 елда – 146,
1958 елда – 159,
1970 елда – 133,
1989 елда – 55,
2002 елда – 58,
2010 елда – 40,
2015 елда – 40 кеше (марилар).