Биографиясе

1929 елның 23 июле, Лаеш районы Татар Янтыгы авылы — 1991 елның 14 апреле, Казан.

Хезмәт эшчәнлеген 1941 елда Лаеш районының «Кызыл Ялкын» колхозында башлый.

1953 елдан Казан җитен комбинатында эшли, 1955 елдан — Казан киез-киез итек комбинатында, 1957–1989 елларда — Казан ит комбинатында, ит әвәләүче. 10 нчы бишьеллык (1976–1980) йөкләмәләрен вакытыннан алда (8 айда) үти, 1981 ел йөкләмәләрен 419 т ит эшкәртеп (планнан тыш 252 т), 6 ноябрьгә үти.

Рационализатор, комбинатта һәм тармакның башка предприятиеләрендә гамәлгә кертелгән күп әһәмиятле башлангычларның инициаторы (ит эшкәртү өстәлен, вентиляция системасын камилләштерә, бу сизелерлек икътисади нәтиҗә бирә).

Бүләкләре

Герой исеме җитештерүдәге алдынгы уңышлары һәм фидакарь хезмәте өчен бирелә.

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият   

Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. К., 1984. Кн. 2; 

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.

Автор — Г.Я.Мәүлетова