1910 елның 28 июле, Чиләбе шәһәре — 1990 елның 28 апреле, Мәскәү.

1930 елда Казан сәнгать-педагогия техникумының сәнгать бүлеген (П.Беньковта, В.Тимофеевта) һәм графика остаханәләрен (Ф.Быковта) тәмамлый; Б.Урманче нигез салган Керәч остаханәсе шәкерте.

1928 елда Кәримов милли бизәкләр төшерелгән керәч сәнгате үрнәкләре белән Парижда уздырылган Гамәли-бизәлеш сәнгате күргәзмәсендә катнаша. В.И.Ленинның Кәримов башкаруындагы миниатюр портреты (ксилография, 1929) АКШның зур шәһәрләрендә узган «СССРның хәзерге заман сәнгате» күргәзмәсендә куела (1933). Кәримовның 1920 еллар ахырында эшләнгән график миниатюраларыннан «Билгесез кеше портреты» (литография) һәм «Кепкалы автопортрет» (ксилография, кара фонда ак контур белән башкарылган) әсәрләре П.М.Дульскийның «Революция чорында татар китабы бизәлеше» («Оформление татарской книги за революционный период», 1930) китабында басыла.

1930–1934 елларда Кәримов ТАССР Милли музее каршындагы картиналар галереясы белән җитәкчелек итә; репрессияләнгән Б.Урманченың әсәрләрен конфискацияләнүдән саклап кала. 1931 елда музей тарафыннан Урта Азиягә сәнгать белгече П.Е.Корнилов җитәкчелегендә оештырылган экспедиция эшендә катнаша. Урта Азия темасына рәсемнәр сериясе иҗат итә.

1935 елда Мәскәүгә күчә: 1937 елга кадәр Третьяков галереясында баш саклаучы ярдәмчесе, өлкән фәнни хезмәткәр; 1937–1944 елларда Керәч музееның (Кусково) өлкән фәнни хезмәткәре, баш саклаучысы; 1944–1945 елларда А.С.Пушкин исемендәге Сынлы сәнгать музееның реставрацияләү остаханәсе мөдире; 1947–1949 елларда Мәскәү гамәли һәм бизәлеш сәнгате институты хезмәткәре булып эшли.

Шул ук елларда сугыш вакытында зыян күргән экспонатларны ачыклау буенча РСФСР музейларында хезмәт итә. 1950 еллар азагына кадәр Дәүләт трофей фондыннан һәм Дрезден галереясыннан кайтарылган берничә мең антик керамика, скульптура әсәрләрен, картина рамнарын реставрацияли. Бер үк вакытта 1962 елгакадәр СССР ФАдә, Кремльнең Зур сараенда, Шәрекъ мәдәнияте музеенда, Бахрушин исемендәге Театр музеенда, Кече академия театрында, СССР Сәнгать фондының Мәскәү бүлеге сынлы сәнгать-җитештерү комбинатында, Мәскәү сәнгать-сәнәгать училищесе (элекке Строганов) остаханәләрендә һ.б.ларда керамика, гамәли-бизәлеш, скульптура, нәкышь сәнгате әсәрләрен, җиһазларын реставрацияли.

1962–1971 елларда Революция Үзәк музеенда — рәссам-реставратор.

1971–1974 елларда РСФСР Сәнгать музеенда эшли, тарихи-революция музейлары өчен кабатланмас ядкәрләр: документлар, байраклар, бүләкләр (орденнар, медальләр һ.б.), В.И.Ленин, М.И.Калинин, Ф.Э.Дзержинский, Я.М.Свердловның шәхси әйберләре күчермәләрен, муляжларын әзерли.

Реставрация эшләре барышында көмеш, эмаль, кытай лагы, таш, агач һ.б.шәһәре материалларның 10 меңнән артык реставрацияләү рецептларын һәм яңа алымнарын, ысулларын булдыра.

Кәримов 1920 еллар татар рәссамнарының (Б.Урманче, Ш.Мөхәммәтҗанов, К.Чеботарёв, А.Платунова һ.б.) уникаль нәкышь һәм графика әсәрләре коллекциясен туплый, аларның бер өлешен ТАССР Дәүләт сынлы сәнгать музеена тапшыра.

Кәримовның графика мирасын карандаш, акварель белән язылган эшләр; литографияләр, линогравюралар: «Кухняда», «Казан сәнгать техникумында графика түгәрәге» (икесе дә — 1929), «Урта Азия сериясе» (1931), «Ф.Дзержинский портреты» (1936) һ.б. тәшкил итә.

Шәхси күргәзмәсе Казанда оештырыла (1982). Кәримовның әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда саклана.

Хезмәтләре

Реставрация и консервация серебряных и посеребрённых предметов. М., 1949.

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Совет­ской Татарии: Биогр. справ. К., 1975;

Каталог выставки произведений художников Татарии 20–30-х годов. К., 1990.

Авторлар – Р.Г.Шаһиева, О.Л.Улемнова