Намаз укучы мөселманнар михрабка йөз белән басалар, мөнбәр михраб белән янәшә була.

Татар мәчетләре архитектурасында тышкы яктан михраб — җир өстеннән яки дивардан чыгып торучы түгәрәк, турыпочмаклы яки бишпочмаклы өске өлеше конуссыман, дүрт, ике кыеклы, ярымгөмбәзле түбә белән ябылган янкорма рәвешендә төзелә. Михрабның интерьерын ярымтүгәрәк яки уксыман арка, уеп ясалган орнаментлар, каллиграфик язулар, полихром бизәкләр һ.б. тәшкил итә.

Михраб, мәчет архитектурасы элементы буларак, Өммәвиләр династиясе идарә иткән чорда (661–750) барлыкка килә. Җирле шартларга һәм традицияләргә карап, михрабның зурлыгы, формасы (квадрат, күппочмаклык, ярымтүгәрәк), уеп ясалган бизәкләре төрлечә була. Гадәттә, таштан, мәрмәрдән, керәчтән, агачтан төзелә.