Россиядә 1775 елгы закон нигезендә шәһәр сәүдә-сәнәгать катлавы буларак формалаша.

Урта гасырларда

Төбәк территориясендә сәүдә традицияләре борынгы заманнардан ук барлыкка килә, ләкин сәүдәгәрләр үсеше тарихында Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чорлары иң әһәмиятле дәверләрнең берсе була. Археологик һәм язма чыганаклардан күренгәнчә, Болгар һәм Биләр шәһәрләренә Ираннан, Кытайдан, Һиндстаннан, Византиядән, Русьтан һ.б. дәүләтләрдән товарлар китерелә, Ибне Фадлан да Болгарда сәүдәгәрләр күп булуын билгеләп уза. X йөз ахырында — XI йөз башында ук сәүдәгәрләр дәүләттә аерым социаль төркем тәшкил итә. Сәүдә Алтын Урдада, соңрак Казан ханлыгында үсеш кичерә. Казанның географик һәм икътисади яктан җайлы урында — зур кәрван һәм су юллары буенда урнашуы XV–XVI йөзләрдә сәүдәгәрләр катлавының тиз үсүенә һәм халыкара зур ярминкәләр барлыкка килүгә китерә (кара «Маркиз» утравы, Җәйге Арча ярминкәсе, Ташаяк һ.б.). Шәһәрдә чит ил сәүдәгәрләре бистәләре барлыкка килә (кара Әрмән бистәсе).

Казан ханлыгын Рус дәүләте яулап алганнан соң (1552), төбәктә сәүдәгәрләр катлавы Россиянең һәр төбәгендәге шикелле үк формалаша. Сәүдәгәрләр шәһәр катлауларының өстенлекле төркеменә карыйлар. Рәсми документларда сәүдәгәрләрнең аеруча бай вәкилләрен «кунаклар» дип атыйлар, алар «йөк»тән (йөкләмәләрдән) азат ителәләр, җир биләмәләренә хуҗа була, юл пошлиналарын түләмичә генә чит илгә бара алалар. 1560 елларда Казанда 23 кеше «кунаклар» булып исәпләнә (аларның 20 се башка шәһәрләрдән килә). Шәһәр катлауларының башка вәкилләре: бистә халкы, стрелецлар, казаклар, тупчылар да сәүдә алып баралар. Шулай да профессиональ сәүдәгәрләр аз була, күбрәк җитештерүчеләр үзләре сату-алу белән шөгыльләнә. XVI йөз ахырында Казан сәүдә пошлиналары җыю буенча (бер елга 11 мең сум тәшкил итә) Мәскәү дәрәҗәсенә (бер елга 12 мең сум) якынлаша. Казанда Гостиный двор шәһәр сәүдәсе үзәгенә әверелә. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, төбәктә рус булмаган сәүдәгәрләр саны аз була: чыганакларда Казанда сәүдә иткән 425 кешенең 5 се генә «басурманнар» (мөселманнар) дип күрсәтелә. Рус дәүләте сәясәте нәтиҗәсендә татарларга сәүдә алып бару тыелу, аларны шәһәрләрдән көчләп куып чыгару һәм төрле чикләүләр татарларның шәһәрләрдә сәүдә эшчәнлеге кимүгә китерә. XVII йөздә сәүдәгәрләр формалашу дәвам итә.

Яңа тарих чорында

XVII йөздә шәһәрдә «кунаклар» саны кими (1640 елларда нибары 1 утар). Мәскәүдә теркәлгән һәм шулай ук зур өстенлекләре булган кунак һәм постау йөзлекләре вәкилләре бер баскыч түбәнрәк торалар. Бу катлау вәкилләрен Мәскәүдән башлыклар һәм целовальниклар дәрәҗәсендә башка шәһәрләргә казна эшләре белән идарә итәргә җибәрәләр. XVII йөздә алыпсатарлар эшчәнлеге җәелә: 1646 елда Казанда аларның саны 200 гә якынлаша. 1649 елгы Кануннар мәҗмугасы бистәнең кара халкына сәүдә һәм кәсепчелек итүгә хокук бирә, шулай ук тиешле салымнарны һ.б. бурычларны билгели. Шәһәрләрнең сәүдә роле күбесенчә дәүләт күрсәтмәләренә бәйле. Мәсәлән, патша фәрманнары буенча, Шәрекъ сәүдәгәрләрләре Әстерханда һәм Казанда гына сәүдә итә алалар, бу транзит сәүдәдә әлеге шәһәрләрнең әһәмиятен күтәрә. Сәүдә рәтләреннән читтә сәүдә итү тыела; һәр рәттә билгеле бер төрдәге товарлар гына сатыла. Патша Алексей Михайлович заманында һәр якшәмбе һәм зур христиан бәйрәмнәре көннәрендә, иконалар күтәреп йөргәндә, һәр шимбә көнендә (чиркәүләрдә кичке гыйбадәт башланганчы) сәүдә итү вакытын чикләгән фәрман чыга. Мөселман сәүдәгәрләр, үзләренең дини бәйрәмнәре һәм ял көннәре булуга карамастан, гомуми нигезләмәгә буйсынырга мәҗбүр булалар, аны бозган өчен штраф карала. Мөселман сәүдәгәрләр берничә тапкыр хөкүмәт алдында Россия законнарының христиан дине үзенчәлекләрен генә түгел, ислам дине үзенчәлекләрен дә искә алырга тиешлеге турындагы мәсьәләне куялар. XVII йөздә сәүдәгәрләр капиталының авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать җитештерүе белән бәйләнеше көчәя, бу төбәктә яңа иҗтимагый сыйныф — буржуазия барлыкка килүгә китерә. 1685 елда татарларга сәүдә эшчәнлеге белән шөгыльләнүгә чикләүләр бетерелә, шул рәвешле бу вакытка урнашкан халәт законлаштырыла. Миграция нәтиҗәсендә кайбер татарлар Россия империясенең башка төбәкләрендә төпләнеп калалар. Чыганаклардан күренгәнчә, татарлар илнең төрле почмакларында сәүдә итәләр. Мәсәлән, 1650 елда Бөек Устюгта 13 карин (Чепья) татары теркәлгән. Татарлар Россиянең Казакъстан һәм Урта Азия илләре белән сәүдә-икътисад бәйләнешләрен җайга салуда зур роль уйныйлар. Россиянең барлык зур ярминкәләрендә дә татар сәүдәгәрләренең үз сәүдә рәтләре була (кара Эрбет ярминкәсе, Мәкәрҗә ярминкәсе). Төбәктә сәүдәгәрләрнең формалашуы күп очракта икътисад үсеше белән дә билгеләнә. XVII йөздә Казан төбәге сәүдәгәрләрне транзит сәүдә үзәге буларак кына түгел, төрле һөнәрчелек (тире-күн, сабын кайнату, зәркәнчелек, тимерчелек һ.б.) үзәге буларак та җәлеп итә. XVII йөздә анда беренче мануфактуралар барлыкка килә, аларга бай сәүдәгәрләр нигез сала һәм хуҗа була.

Сәүдәгәрләрнең хокукый статусы

Император Пётр I Фәрманы нигезендә бистә халкы арасында сәүдәгәрләрнең 2 гильдиясен аера башлыйлар. Император Елизавета Петровна вакытында (1742) рәсми рәвештә 3 гильдия билгеләнә (ценз үзгәрә). Гильдияләрне сайланган старосталар җитәкли, алар сәүдәгәрләрдән салымнар җыялар. Ул вакытта сәүдәгәрләргә рекрут йөкләмәсен үтәмәү, моның өчен акчалата түләү (сумма һәрвакыт үзгәрә) рөхсәт ителә. Сәүдәгәрләр йөкләмәләрне үзидарә органнарында да — магистратларда бурмистрлар, ратушаларда судья һ.б. булып үтәргә тиеш булалар. Гильдия сәүдәгәрләренең хокуклары һәм бурычлары 1775 елның 17 март Манифестында һәм 1785 елдагы шәһәрләргә өстенлекләр грамотасында тулысынча формалаша; киләчәктә законнар сәүдәгәрләрнең хокукый статусын тәгаенли һәм тулыландыра. Гильдия сәүдәгәрләре булып 500 сумнан күбрәк капиталлары булуын игълан иткән бистә халкы языла: алар җан башыннан түләнә торган салымнан азат ителәләр, ләкин казнага гильдия салымын — игълан ителгән капитал суммасыннан процент (1775 елдан 1821 елга кадәр салым күләме 1% тан 5,2% кадәр арта) түләргә мәҗбүр булалар. Капитал суммасын белдерү намус эше буларак карала. 3 гильдия кертелә: 1 нчесе — капиталы 10 мең сумнан арткан сәүдәгәрләр өчен; 2 нчесе — 1 меңнән 10 мең сумга кадәр; 3 нчесе — 500 сумнан 1000 сумга кадәр капиталы булган сәүдәгәрләр өчен. 1 нче гильдиядә булу илдә һәм чит илдә, күпләп һәм ваклап сату, фабрика һәм заводлар ачу, диңгез суднолары тоту хокукы; 2 нче гильдиядә исәпләнү — илдә сәүдә итү, фабрика һәм заводлар ачу, елга судноларына хуҗа булу; 3 нче гильдиядә тору сәүдәгәр үзе теркәлгән шәһәрдә һәм өяздә вак сәүдә эшләре алып бару, остаханәләр булдыру, кечкенә елга судноларына хуҗа булу, трактирлар, мунчалар һәм кунып чыгу йортлары тоту хокукы бирә. 1789–1791 елларда Казанда сәүдәгәрләр гильдияләренә 237 кеше: аларның 10 сы — 1 нче гильдиягә (В.В.Евреинов, А.С.Иноземцев, Г.П.Каменев, Кобелевлар, П.П.Петров, А.Б.Ростовцов, П.Д.Смирнов, П.П.Шварев), 31 е — 2 нчегә (шул исәптән 10 татар: М.Габдрәшитов, У.Баязитов, Г.Исхаков, А.Мәсәгутов, Г.Мөслимов, В.Мөслимов, С.Нәзиров, Х.Сәгыйтов, У.Уразмәтов, М.Үтәмишев), 196 кеше 3 нче гильдиягә языла. 1863 елда 3 нче гильдия бетерелә. 1801 елда сәүдәгәрләр халык яшәми торган җирләргә хуҗа булу, 1807 елда — сәүдә йортлары булдыру, 1836 елда акционер компанияләрендә катнашу хокукына ирешә. 1 нче гильдия сәүдәгәрләренә сәүдәгәр үзе теркәлгән территориянең губерна мундиры, шулай ук шпага яки кылыч йөртү хокукы бирелә. 1807 елдан атаклы сәүдәгәрләр нәселләренең «Бәрхет китаплары» төзелә башлый. 1 нче гильдия сәүдәгәрләре атаклы граждан (1785–1807), беренче дәрәҗәле сәүдәгәр (1807–1824), негоциант яки банкир (1824 елдан), нәселдән килгән яки шәхси граждан (1832 елдан) дәрәҗәләренә ия була алалар. Россия орденнарының берсе бирелгәндә, шулай ук 10 ел дәвамында өзлексез 1 нче гильдиядә торганда сәүдәгәр нәселдән килгән мактаулы гражданлыкны ала. Алга таба нәселдән килгән мактаулы гражданлык хокукына 2 нче гильдия сәүдәгәрләре — орден бирелгәндә яки 20 ел өзлексез гильдиядә булган очракта ирешә. Казанда беренче нәселдән килгән мактаулы гражданнар — сәүдәгәр П.И.Котелов һәм Л.Ф.Крупеников гаиләләре (1833), бераз соңрак Апаковлар, Апанаевлар, Арсаевлар, Вараксиннар, Заусайловлар, Казаковлар, Усмановлар, Юнысовлар һ.б.ның гаиләләре. 1800 елдан сату-алу эшчәнлегендәге уңышлар өчен сәүдәгәрләргә коммерция киңәшчесе, 1807 елдан мануфактура киңәшчесе (гражданнар хезмәтенең 8 нче чинына хокук бирә) дәрәҗәләре бирә башлыйлар. Шушы ук дәрәҗәләр шәхси дворянлык хокукын тәэмин итә. Казанда беренче коммерция киңәшчесе дәрәҗәсен беренчеләрдән булып сәүдәгәр А.И.Квасников, соңрак сәүдәгәрләр Г.П.Каменев, бертуганнар Ибраһим һәм Исхак Юнысовлар, С.Е.Александров ала; мануфактура киңәшчесе дәрәҗәсенә И.И.Алафузов, бертуган Крестовниковлар һ.б. лаек була. 1824 елгы сәүдәгәрләр гильдиясе турындагы карар нигезендә сәүдәгәрләр түбәндәгеләрне үз өсләренә алалар: 1 нче гильдия сәүдәгәрләре — шәһәр башлыклары, җинаять һәм гражданнар палаталарында утырышчылар, вөҗдан мәхкәмәләрендә, җәмәгать тәрбиясе приказларында судьялар, банк һәм аларның конторалары директорлары, чиркәү старосталары вазифалары; 2 нче гильдия сәүдәгәрләре — шәһәр магистратларында, бургомистрлар, ратманнар, мәхкәмә әгъзалары вазифалары; 3 нче гильдия сәүдәгәрләре — шәһәр старосталары, алты гласныйлы шәһәр думасы әгъзалары, фатир комиссиясендә депутат вазифалары һ.б. XVIII йөз ахырында — XIX йөзнең 1 нче яртысында шәһәр идарәсе тулысынча диярлек сәүдәгәрләр кулында була. Шуның белән бергә татар сәүдәгәрләре вәкилләре гражданнар һәм җинаять палаталары утырышчылары, вөҗдан мәхкәмәсе әгъзасы вазифаларына гына рөхсәт алалар. 1824 елдан Казан шәһәр думасы каршында сәүдә һәм һөнәрчелек эшчәнлегенә карата билгеләнгән кагыйдәләрнең үтәлешенә күзәтчелек иткән сәүдә депутациясе эшли. Сәүдә депутациясе әгъзаларын сәүдәгәрләр арасыннан — 3, ә 1870 елдан 4 елга сайлыйлар. Казанда сәүдә депутациясенә 5 әгъза һәм 5 кандидат сайлана, аның составына татарлардан бер вәкил кертелергә тиеш була. Депутация ел саен барлык сәүдә оешмаларын, үлчәү берәмлекләрен һәм үлчәүләрне тикшерә, товарларның сыйфатлылыгын күзәтчелек итә. 1846 елга кадәр сәүдәгәрләр эшләре шәһәр думалары карамагында була. Соңрак сәүдәгәрләргә үзидарә хокукы бирелә, күп кенә шәһәрләрдә сәүдә идарәләре барлыкка килә, алар һәр ел саен староста җитәкчелегендә сәүдәгәрләр җәмгыяте тарафыннан сайлап куела, губернатор старостаның вазифага керешүен раслый. Сәүдәгәрләр оешмасы шулай ук Казан губерна йөкләмәләр кабулханәсе утырышларында катнашу өчен әгъза һәм кандидат, сәүдә рәтләре старосталары һ.б.ны сайлый, төрле гаризаларны тикшерә һ.б. 1860–1870 еллардагы реформалардан соң сәүдәгәрләрнең катлау хокукларының һәм өстенлекләренең роле кими, XIX–XX йөзләр чигендә алар декоратив характерда булалар: сәүдәгәрләр гильдияләргә кирәк булганга түгел, дәрәҗә өчен язылалар, чөнки башка катлаулар вәкилләре өчен сәүдә белән шөгыльләнүгә тыюлар бетерелә.

Төбәк тарихында роле

XVIII йөздә Казан губернасында сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы актив үсеш кичерә. Сәүдәгәрләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә төбәктә беренче сәнәгать предприятиеләре барлыкка килә: мәсәлән, сәүдәгәр И.А.Михляев Казанда төбәктәге иң зур постау мануфактурасы, 1718 елда Апанаев һәм Әбсәләмов күн заводлары, Ходайгулов Арчадан ерак түгел комач мануфактурасы (кара Комач мануфактуралары) ача. XVIII–XIX йөзләрдә Казан — Россиянең эре сәүдә үзәге. 1773 елда Гостиный дворда 776 кибет исәпләнә, аларның бер өлеше татар сәүдәгәрләр милкендә була. Зур су юлларында — Камада һәм Вяткада урнашкан Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Чистай шәһәрләре авыл хуҗалыгы продуктларының мөһим базарларына әверелә. Зур базарлар Тәтеш, Зөя шәһәрләрендә, Алат, Әтнә, Мәңгәр, Байлар Сабасы һ.б. авылларда эшли. 1781–1782 елларда Казан губернасы буенча сәүдәгәрләр: Лаешта — 1 йорт (гаилә), Царёвококшайскида — 9, Чабаксарда — 19, Козмодемьянскида — 19, Ядриндә — 33, Цивильскида — 24, Зөядә 54 йорт. 1860 елда губернада 5448 сәүдәгәр (гаилә әгъзаларын да исәпләп) яши.

XIX йөздә — XX йөз башында сәүдәгәрләр төбәк тарихында мөһим роль уйныйлар: актив рәвештә иганәчелек белән шөгыльләнәләр, алар акчасына балалар ятимханәләре, гарипләр йортлары, ашханәләр һ.б. ачыла; шәһәр думасы эшендә катнашалар. Сәүдәгәрләр корпоратив мәнфәгатьләрне дә яклыйлар, шуның белән бәйле рәвештә Казанда 1861 елда Сәүдәгәрләр клубы, 1866 елда Сәүдәгәрләр биржасы, 1873 елда Сәүдәгәрләр банкы, 1898 елда Казан сәүдәгәрләренең үзара ярдәмләшү җәмгыяте һ.б. оештырыла. XIX йөздә Казан губернасында иң зур капиталларга Алафузовлар, Александровлар, Апаковлар, Апанаевлар, Журавлёвлар, Казаковлар, Крестовниковлар, Сәйдәшевләр, Шамовлар, Юнысовлар гаиләләре ия була. Төбәкнең иң бай С. нәселләренең берсе булып Стахеевлар гаиләсе исәпләнә. Чистай сәүдәгәрләре арасында шактый зур капитал В.Л.Челышев, Е.П. һәм П.П.Шашиннар, Г.А., Д.А. һәм И.Д.Поляковлар кулында була.

XVIII–XIX йөзләрдә татар сәүдәгәрләре катлавы актив үсеш кичерә, бу Екатерина II елның сәүдә өлкәсендәге либеральлек сәясәте белән бәйле. XVIII йөзнең 2 нче яртысыннан татар сәүдәгәрләренә дә рәсми рәвештә гильдияләргә язылу хокукы бирелә. 1781 елда татар сәүдәгәрләре эшләрен алып бару өчен Казан шәһәре татар бистәләре ратушасы оештырыла. 1790 елда 3 нче гильдиягә беренчеләрдән булып йомышлы татар Мортаза Колмәмәтов, соңыннан Йосып Китаев языла, 1795 елда 2 нче гильдиягә Габдерәшит Рахманкулов кабул ителә. 1799 елда сәүдәгәрләр гильдияләрендә Казанның йомышлы татарларыннан 32 гаилә: 8 е — 2 нче гильдиядә, 24 е 3 нче гильдиядә исәпләнә. XVIII–XIX йөзләрдә сәүдәгәрләр капиталының авыл хуҗалыгында һәм сәнәгатьтә җитештерү белән бәйләнеше сизелерлек көчәя, татар сәүдәгәрләре комач, күн, сабын кайнату, бәз ману һ.б. предприятиеләр хуҗаларына әвереләләр. Россиянең башка илләр, аеруча Урта Азия, Кытай һ.б. белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җанландыруда татар сәүдәгәрләренең роле шактый үсә (к. Каргалы бистәсе, Ташкент кәрваны). 1751–1752 елларда Оренбург сәүдәгәре И.Бикмөхәммәтов татар сәүдәгәрләре Н.Сәфәров, Я.Ягъфәров һ.б. белән берлектә Һиндстанга сәяхәт кыла.

Милли мәдәният үсешенә йогынтысы

Татар сәүдәгәрләре Казан губернасының иҗтимагый һәм икътисади тормышында зур роль уйныйлар, алар милли мәдәният үсешенә зур йогынты ясыйлар. Татар сәүдәгәрләре арасында күренекле хәйриячеләр күп була, алар акчасына мәдрәсәләр һәм мәктәпләр ачыла һәм тотыла, мәчетләр төзелә, китаплар һәм газеталар нәшер ителә (кара Иганәчелек). 1898 елда алар башлангычында Казан шәһәр мөселманнары хәйрия җәмгыяте оештырыла. Реформа чорында татар сәүдәгәрләре арасында милли буржуазия формалаша башлый. Товар җитештерү белән бәйле сәүдә-арадашчылык капиталы алга таба үсеш кичерә. XIX йөзнең 2 нче яртысыннан пайларга нигезләнгән, акц. җәмгыятьләре тибындагы сәүдә йортлары оештыру тенденциясе күзәтелә. 1877–1900 елларда Казанда гына татарларның 15 сәүдә йорты теркәлә; 1872–1916 елларда 300 гә якын сәүдә йорты һәм акционер җәмгыяте исәпләнә, шуларның якынча 28% ы татарлар милкендә була. Иң зурлары: «Ә.Сәйдәшев, аның уллары һәм Б.Субаевның уртак сәүдә-сәнәгать ширкәте» (1895), «И.Арслановның сабын кайнату һәм глицерин заводлары ширкәте» (1900). 1914 елда Россиядә татар сәүдәгәрләре 155 тән артык сәүдә йортына ия булалар (гомуми капиталлары 5,9 млн сум). «Алафузовлар завод-фабрикаларының сәүдә-сәнәгать ширкәте», «Бертуган Крестовниковлар ширкәте», «Д.И.Вараксин варислары», «Стахеев концерны» төбәктәге иң зур сәүдә-сәнәгать ширкәтләре буларак танылалар.

1897 елгы Гомуми халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, Россиядә 3737627 татар исәпләнә (саннар төгәл түгел, чөнки кайбер Кавказ халыкларының, Кырым татарларының һ.б.ның вәкилләрен еш кына татар дип язалар), шулардан 417727 кеше шәһәрләрдә яши. Гаилә әгъзалары исәпкә алынган сәүдәгәрләр — якынча 7066 кеше, гаиләсезләр — 1289 кеше. Татар сәүдәгәрләренең губерналар буенча бүленеше түбәндәгечә: Әстерхан губернасы — гаиләсез 2 сәүдәгәр, Казан губернасында — 52, Самара губернасында — 8, Сембер губернасында — 19, Оренбург губернасында — 189, Уфа губернасында 147 кеше; Россиянең Европа өлешендә — 924, Кавказда — 106, Себердә — 59, Урта Азиядә — 52 кеше. Казан губернасыннан читтә татар сәүдәгәрләре арасында зур капиталларга ия булучылар — Акчуриннар (Сембер губернасы), Дебердиевлар (Саратов губернасы), Рәмиевләр һәм Хөсәеновлар (Оренбург губернасы).

1917 елдан соң сәүдәгәрләр катлавы юкка чыга.

Әдәбият

Хасанов Х.Х. Формирование татарской буржуазной нации. К., 1977;

Алишев С.Х. Исторические судьбы народов Среднего Поволжья XVI — начала XIX в. М., 1990;

Свердлова Л.М. На перекрёстке торговых путей. К., 1991;

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. К., 1998;

Салихов Р.Р. Татарская буржуазия Казани и национальные реформы второй половины XIX — начала XX в. К., 2001.

Автор — Л.М.Айнетдинова