Тарихы

1825 елда Гали Әрмәшев тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Кадыбаш, Гали Пүчинкәсе исемнәре белән телгә алына.

XIX йөздә халкы дәүләт крәстияннәре, асаба башкортлар, типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук олаучылык, чолыкчылык, көнлекчелек кәсепчелеге тарала.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 368 дисәтинә тәшкил итә.

XX йөз башында авылда мәчет була.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка губернасының Сарапул өязе Исәнбай волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Девәтернә (Тугызбуй)  авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда  авылда “1 май” колхозы оештырыла.

Халкы терлекчелек, кырчылык белән шөгыльләнә, фермер хуҗалыкларында эшли.

Авылда почта, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1890 елда – 207,
1926 елда – 232,
1938 елда – 288,
1949 елда – 220,
1958 елда – 219,
1970 елда – 257,
1989 елда – 101,
2002 елда – 87,
2010 елда – 53,
2015 елда – 56 кеше (татарлар).