Тарихы

Авылга 1640 елларда нигез салына.

1835 елга кадәр халкы дәүләт (1860 елларга кадәр – удел) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда земство идарәсе урнаша, Александр Невский чиркәве (1893 ел, 1930 еллар башында ябыла), земство мәктәбе (1889, аерым бинада урнаша), 15 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1024,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Ырынгы волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Ырынгы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Кызыл Ырынгы» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Матросов), 1936 елда Э.Тельман исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1962 елда күрше колхозлар белән кушылып зурайтыла.

1994 елдан Тельман исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2000 елдан «Ырынгы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2002 елдан Тельман исемендәге крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2009 елдан «Тельман» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

1973–1992 елларда авылда кирпеч заводы эшли.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыгында, «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, «Родник» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1928 елда яңа бина төзелә), 1932 елда – җидееллык, 1937 елда урта мәктәп (1987 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1978 елда яңа бина төзелә) китапханә, балалар бакчасы (1982 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, Святой Благоверный князь Александр Невский чиркәве (2011 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Родничок» фольклор коллективы эшли (1992 елдан – халык коллективы исеме бирелә, нигез салучы – В.М.Матросов).

Авыл янында археология истәлекләре: Ырынгы I һәм II авыллыклары (Идел буе Болгар дәүләтенең монголларга кадәр чоры), Ырынгы торулыгы (буралы курган культурасы), Ырынгы курганнары (соңгы бронза дәвере) табыла.

Күренекле кешеләре

А.И.Алексеев (Сандр Пикл) (1957 елда туган) – рәссам, график, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

И.М.Алексеев (1934–1979) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТАССРның атказанган агрономы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

Н.А.Енилин (1939 елда туган) – рәссам, Чуаш Республикасының халык рәссамы.

Халык саны

1795 елда – 624,
1859 елда – 533,
1897 елда – 1195,
1913 елда – 1326,
1920 елда – 1193,
1926 елда – 1086,
1938 елда – 1125,
1949 елда – 991,
1958 елда – 964,
1970 елда – 1168,
1979 елда – 1133,
1989 елда – 831,
2002 елда – 867,
2010 елда – 842,
2015 елда – 818 кеше (чуашлар).