- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы авыл, Сөлчә елгасы (Олы Сөлчә елгасының уң кушылдыгы) буенда, Чирмешән авылыннан 24 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә; 2000 елга кадәр Яңа Кади буларак мәгълүм (Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 73 номерлы 2000 ел 24 февраль карары белән исеме үзгәртелә).
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында 2 мәчет, тимерчелек, 9 вак-төяк кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2822,4 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Котыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.
Хәзер – Яңа Кади авыл җирлеге үзәге.
1931 елда авылда “Кади” колхозы оештырыла. 1935 елда Киров исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1952 елда аңа “Кызыл чишмә” колхозы (Кызыл Чишмә авылы) кушыла, 1963 елдан Тукай исемендәге колхозда (үзәк утары – Иске Кади авылы), 1966 елда яңадан Киров исемендәге колхоз (үзәк утары – Яңа Кади авылы, хәзер Утыз Имән авылы).
1996 елдан Киров исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2006–2017 елларда “Кади” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә, “Р.Фәттахов”, “Р.Төхфәтуллин”, “И.Юнысов” крестьян-фермер хуҗалыкларында эшли.
1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1978 елда – урта (1988 елдан яңа бина), 2014 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1982 елдан мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (нигезләүчесе – С.Ш.Кәлимуллин) оештырыла.
2014 елга кадәр “Ләйсән” балалар бакчасы, хәзер мәктәп каршында мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме буларак эшләп килә.
Мәдәният йорты (1973 елдан), китапханә (1917–1921 елларда С.Исхаков йортында китапханә эшли, 1940 елларда уку өе буларак, 1950 елдан хәзерге статуста, 1973 елда мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (мәктәп бинасында), “Мөхтәсим” мәчете (1992 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында “Наз” (1994 елдан) һәм “Кади егетләре” (2009) вокаль, “Шома бас” (2010 елдан) хореография, “Нур” театр, “Асылъяр” фольклор (икесе дә – 2012 елдан) коллективлары эшләп килә.
Авылга якын төзекләндерелгән “Баллы”, “Торна чирәме”, “Кабык күпер”, “Чәчәкле алан” чишмәләре, “Әмил бабай” коесы бар.
Ә.З.Арсланов (1935 елда туган) – “Татарстройматериалы” унитар предприятиесе генераль директоры (1987–2000), ТАССРның атказанган төзүчесе;
Ф.Ф.Гатин (1959 елда туган) – психиатр, медицина фәннәре докторы, Татарстан Республикасының, РФнең атказанган табибы;
Р.Г.Гобәйдуллина (1912–1997) – драма актрисасы, ТАССРның халык артисты;
Г.Утыз Имәни (1754–1834) – дин белгече, шагыйрь, фикер иясе, авылда аңа истәлек билгесе куелган;
В.Ш.Шәрипова (1949 елда туган) – биология фәннәре кандидаты.
1782 елда –26 ир-ат;
1859 елда – 831,
1897 елда – 1476,
1908 елда – 1559,
1920 елда – 2099,
1926 елда – 1199,
1949 елда – 1409,
1958 елда – 1415,
1970 елда – 1644,
1979 елда – 1260,
1989 елда – 727,
2002 елда – 634,
2010 елда – 495,
2020 елда – 367 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.