- РУС
- ТАТ
Бибииран Алимова. Кино артисты, разведчик, подполковник (2000)
1918 елның 16 июне, Төркестан АССРның Мары шәһәре – 2011 елның 30 декабре.
1930 еллар башында Ашхабад авыл хуҗалыгы институты рабфагында укый. 2 нче курсны тәмамлагач, «Төрекмәнфильм» студиясенә эшкә чакырыла, 1936 елда чыккан «Умбар» исемле кинофильмда катнаша. Ленинград театр училищесен тәмамлый.
1939 елдан «Үзбәкфильм» киностудиясендә. Бөек Ватан сугышы елларында СССР НКВД гаскәрләрендә тәрҗемәче.
1947 елдан Дәүләт иминлеге комитетында (КГБ) хезмәт итә: 1950–1953 елларда Көнбатыш Европа илләрендә яшерен бурыч үти; 1953 елның сентябреннән Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренең берсенә күчерелә. Шунда булачак ире, разведчик Ш.Г.Хәмзин белән очраша; 1954 елның язында алар Гонконг шәһәренә, соңрак Япониягә күчеп, эшләрен дәвам итәләр, «Мохит белән Садыйк сәүдә ширкәте»н ачалар.
И.К.Алимова Корея ярымутравында тупланган Америка гаскәрләре, Сеулда оештырылачак Азия-Тын океан илләре берлеге (АзПАК) эшчәнлекләре турында мәгълүмат җыюда катнаша.
1967 елдан Мәскәүдә яши.
1 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Бөек Җиңү», Ю.В.Андропов орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Ихсанова В. Сират күперендә // Шәһри Казан. 1996. 26 июнь – 10 июль.
Дроздов Ю.И. Нужная работа. М., 1994.
Морозов И. Оперативный брак // Совершенно секретно. 1994. № 5.
Автор – Г.Н.Булатова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.