- РУС
- ТАТ
(лат. infra – түбән, аскы һәм structura – төзелеше, урнашуы), җитештерү һәм товар әйләнеше, шулай ук кешеләрнең тормыш эшчәнлеге өчен нормаль шартлар тудырырга тиешле тармаклар, предприятие ләр, оешмалар, эшчәнлек төрләре җыелмасы
Инфраструктура тармакларының сәнәгать темпларын үстерүгә тәэсир итә алу мөмкинлеген күздә тоткан, 10–25 елга исәпләнгән фаразлаулар 1950–1960 елларда ГФРда һәм АКШта барлыкка килә. СССРда инфраструктура проблемаларын өйрәнү 1970 елларда башлана.
Социаль-икътисади эчтәлеге буенча инфраструктура социаль-икътисади эшчәнлекнең төрле юнәлешләренә, өлкәләренә һәм базарның төрле структураларына хезмәт күрсәтү инфраструктураларына бүленә.
Инфраструктура тудырган шартлар түбәндәгечә классификацияләнә: 1) җитештерүне турыдан-туры тәэмин итү процесслары (матди-техник тәэминат, продукцияне сату, мәгълүмат туплау һәм эшкәртү, бухгалтерлык хезмәте, технол. һәм идарә итү мәсьәләләре буенча консультацияләр); 2) эшче көчләр санын яңадан торгызу шартлары (эшче һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау; аларның белемнәрен һәм профессиональ әзерлекләрен күтәрүләренә ярдәм итү шартлары һ.б.); 3) микро һәм макропропорцияләрнең тигезлеген тәэмин итү шартлары.
Шушылар нигезендә, җитештерү һәм социаль инфраструктура аерылып йөртелә. Җитештерү инфраструктурасы – җитештерү процессларын турыдан-туры тышкы шартлар белән тәэмин итә торган тармаклар комплексы булып тора. Моңа йөк транспорты, күпләп сәүдә итү, электр, газ һәм су белән тәэмин итү, складлар хуҗалыгы, элемтә, мәгълүмат, консультация хезмәте күрсәтү, инжиниринг, эшче көчләргә булган ихтыяҗны вакытлыча тәэмин итү өлкәсе һ.б. керә. Социаль инфраструктура – эшче көчләрне яңадан әзерләү, шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф, ваклап сәүдә итү, пассажир транспорты, торак-коммуналь хуҗалыклары, җәмәгать туклануы өлкәләре һ.б. РФдә базар тибындагы икътисад булдыру «инфраструктура» төшенчәсен «базар инфраструктурасы» категориясенә үзгәртүне таләп итте. Мондый төшенчә базар икътисадының нормаль эшләвен гомуми шартлар белән тәэмин итә торган формалар, ысуллар, процесслар җыелмасын күздә тота. Инфраструктурага күпләп сату предприятиеләре, биржалар, брокерлык һәм дилерлык оешмалары, финанс институтлары, эре сәнәгать берләшмәләре, концерннар һ.б.ның шәхси коммерция структуралары керә. Җитештерү чаралары милкенә мөнәсәбәт инфраструктураның милек объектлары формалары белән тәңгәл килә. РФдә дәүләти, муниципаль, хосусый һәм коллектив (күмәк) предприятиеләр, җәмәгать оешмалары предприятие ләре, шулай ук чит ил капиталы предприятиеләре гамәлдә.
Икътисад ихтыяҗлары белән инфраструктура потенциалы арасында, шулай ук инфраструктураның үз эчендә нисбәтлек (пропорция) сакланырга тиеш. Инфраструктура икътисадның өзлексез һәм нәтиҗәле эшләвен тәэмин итә торган хуҗалык механизмының төрле тармакара элементлары җыелмасы. Бу очракта инфраструктура элементларының баланслы үсеше күздә тотыла. Халык хуҗалыгының теге яки бу секторларының беренче нәүбәттәге юнәлешләрен билгеләгәндә, бер тармакка (кайчагында территориягә) булышлык күрсәтүгә өстенлек бирелә һәм бу инфраструктура элементлары үсешендә диспропорциягә һәм тулаем алганда икътисадка зыян китерә.
ТРда җитештерү һәм социаль инфраструктура алга киткән. Икътисадның төрле тармак предприятиеләре нефть, газ һәм аларны эшкәртү продуктлары ташу өчен 11 мең км дан артык торба үткәргечләрдән, 1800 км чамасы – тимер юлдан, 1000 км – эчке су юлыннан, 19 мең км автомобиль юлларыннан файдалана.
Транспорт чараларына 80 меңгә якын йөк автомобиле, 5 мең пассажир автобусы, 600 трамвай вагоны, 300 дән артык троллейбус керә. 22 млн кВт. сәг. эл. энергиясе җитештерелеп, республика ихтыяҗлары тулысынча диярлек тәэмин ителә. 1,2 мең элемтә предприятие се, 1 меңгә якын телефон станциясе исәпләнә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтә торган күп тармаклы предприятие ләр челтәре гамәлдә. Республиканың торак фонды 70,4 млн м2 тәшкил итә, бер кешегә 18,6 м2 торак мәйданы туры килә. Торак фондының 78%ы – су үткәргечләр, 70,4%ы – файдаланылган суны агызу каналлары, 88% ы үзәктән җылыту белән җиһазландырылган. Шәһәр һәм авылларга газ кертү программасы гамәлгә ашырыла (2003). 265 предприятие торак һәм коммуналь хуҗалыкка хезмәт күрсәтә, аны үстерүгә 6,6 млрд сумлык инвестиция юнәлтелгән. Татарстан халкына 5 меңнән артык ваклап сәүдә итү предприятие се һәм объекты, 900 гә якын җәмәгать туклануы предприятие се хезмәт күрсәтә. 2007–2008 уку елында республикада 2,3 меңнән артык гомуми белем бирү мәктәбе, 67 махсус урта уку йорты, 33 югары уку йорты, 97 профессиональ техник белем училищесе эшләде.
Базар шартларына күчү уңае белән инфраструктурага гына хас инструментлар үсеш ала. «Казан фонд сәүдәсе советы» дигән фонд биржасы, ике баскычлы банк системасы – ТРның милли банкы белән беррәттән 30 коммерция банкы һәм аларның 200 дән артык филиалы эшли. Предприятие ләр җитештерүгә контрольлек һәм идарә итүнең мөһим инструменты саналган һәм төрле фондлар инвесторлары өчен мәгълүмат чыганагы булган бизнес-планнар төзүгә күчәләр. Хезмәт базарын җайга салучы арадашчы органнар барлыкка килә. Базар хуҗалыгы субъектлары арасындагы мөнәсәбәтләрне тәртипкә сала торган хокук нормалары (федераль һәм республика законнары, РФ һәм ТР президентлары указлары, РФ һәм ТР хөкүмәте карарлары, идарә итү органнарының норматив актлары) булдырыла.
Одесс В. Инфраструктура российского рынка // Риск. 1998. № 2-3;
Шумов В. Инфраструктура // шунда ук. 2000. № 3-4;
Современный экономический словарь. М., 1999;
Республика Татарстан. Стат. сб. К., 2008.
Автор — Р.А.Борһанова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.