- РУС
- ТАТ
Татарстанның Актаныш районындагы авыл. Актаныш авылыннан 21 км көньяк-көнбатыштарак, Биҗады елгасының югары агымы буенда урнашкан
Авылга 1928 елда нигез салына.
ТАССРның Минзәлә кантоны Байсар волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.
Хәзер Иске Богады авыл җирлеге составына керә.
Күмәкләштерү елларында авылда “Эшче” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Б.Ш.Мөхәммәтов). Эреләндерү чорында хуҗалык Яңа Богады авылы колхозы белән берләштерелә.
Халкы күбесенчә “Тамыр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.
1929 – 2007 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли (бина 1991 елда төзелә).
Авылда клуб (яңа бина 1998 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.
Б.Ш.Мөхәммәтов (1931 елда туган) – ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кызыл Хезмәт Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры, Актаныш районының мактаулы гражданы. Актаныш авылы урамы Б.Ш.Мөхәммәдов исемен йөртә.
1938 елда – 203,
1949 елда – 229,
1958 елда – 194,
1970 елда – 254,
1979 елда – 214,
1989 елда – 134,
2002 елда – 126,
2010 елда – 123,
2015 елда – 99 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.