Хирургия операцияләренең рациональ ысулларын билгеләү һәм топик диагностика (авыру урынын ачыклау) өчен нигез булып тора.

Россиядә үсеше

Россиядә топографик анатомия югары медицина мәктәбе барлыкка килгәннән һәм предметның махсус курсы аерылып чыкканнан соң үсеш ала. Мәскәү һәм Санкт-Петербург университетларында мөстәкыйль кафедралар барлыкка килү XVIII йөзгә карый, соңрак топографик анатомия һәм оператив хирургияне берләштергән «парлы дисциплина» оеша.

Рус анатомы И.В.Буяльский  хирургиядә анатомик юнәлешнең мөһимлеген нигезли, гәүдәне бәлзәмләү ысулын эшли, «Анатомохирургические таблицы» (1828) төзи.

Санкт-Петербургта топографик анатомия фәнни юнәлеш буларак Медицина-хирургия академиясендә формалаша (соңрак Хәрби-медицина академиясе).

Россиядә топографик анатомия һәм оператив хәрби-кыр хирургиясенең үсеше Н.И.Пирогов хезмәтләре белән билгеләнә. Аның «Артерия кәүсәләре һәм фасцияләренең хирургик анатомиясе» («Хирургическая анатомия артериальных стволов и фасций», 1880) китабы күпсанлы тикшеренүләргә башлангыч бирә.

Ортопедия буенча Россиядә беренче дәреслек (1887) авторы Казан топограф-анатомы Н.И.Студенский була, ул рус-төрек сугышы вакытында (1877–1878) Н.И.Пирогов кул астында эшли.

Казанда

Топографик анатомия фән буларак Казан университетында 1815 елдан үсеш ала (кафедра мөдире Э.О.Вердерамо). П.Ф.Лесгафтның топографик анатомия, сөякләр архитектурасы, буыннар һәм тукымалар төзелеше һәм функцияләренә багышланган хезмәтләре дөнья күләмендә таныла (1860–1870 еллар).

Имезүче хайваннар һәм кешенең кан тамырлары һәм бөерләрен Россиядә беренчеләрдән булып В.Э.Голубев өйрәнә (1894). Н.Н.Боголюбов күкрәк бизе рагы, бөер эхинококкозы очракларында операция ясауның яңа ысулларын тәкъдим итә (1917). Н.В.Соколовның фәнни тикшеренүләре нәтиҗәсе – «К анатомии околощитовидной железы» (1926) китабы хәзергәчә әлеге өлкәдә бердәнбер хезмәт булып кала. А.Н.Сызганов «Топография лимфатической системы почек» (1924–1927) хезмәтен яза.

П.М.Красинның – периферик нервлар (1927), А.И.Лаббокның кан һәм лимфа тамырлары (1948) регенерациясен өйрәнүгә багышланган хезмәтләре морфологларның югары бәясен ала. Н.Н.Бурденко (Мәскәү) тарафыннан фасция һәм күзәнәкара фәза өйрәнелү А.В.Вишневскийның уникаль анестезия ысуллары (1926) өчен алшартлар тудыра.

В.Н.Шевкуненко, А.Н.Максимов, А.В.Вишневский төзегән «Атлас периферической нервной и венозной систем» СССРның Дәүләт бүләгенә лаек була (1954). В.Х.Фраучи лимфа-вена анастомозларын һәм ашказаны-ашказаны асты бизе бәйләнешен өйрәнү буенча җитди тикшеренүләр алып бара.

Лимфология турындагы тәгълиматка нигез салучыларның берсе Ф.Ш.Шәрәфисламов Мәскәү галимнәре белән автордашлыкта беренче булып лимфа һәм вена тамырларына операция ясау ысулын эшли (1971), күкрәк өлешендәге лимфа агымын дренажлау, вена анастомозы салу хәзер «Шәрәфисламов операциясе» дип атала.

А.А.Агафонов җитәкчелегендә (1970–1990 еллар) дигисталь тракт әгъзалары тышчаларына операция ясауның өр-яңа ысуллары гамәлгә кертелә (уйлап табуга патентлар алына), операция аның исемен йөртә; шулай ук аның тарафыннан микроциркулятор юнәлешне һәм лимфа циркуляциясен экспериментларда һәм дәвалау барышында өйрәнү өчен оригиналь приборлар уйлап табыла.

РФдә беренче буларак, Ә.Х.Дәүләтшин тарафыннан корсакта кан китү чыганаклары тасвирлана, кан таралу юлларына топографик-анатомик нигезләмә бирелә, корсакның эчке җәрәхәтләре вакытында диагноз куюның комплекслы нәинвазив ысуллары күрсәтелә (1990).

Бүгенге галим-анатомнарның фәнни эзләнүләрендәге төп юнәлешләрне кешенең кан һәм лимфа системаларын өйрәнү тәшкил итә. Казан анатомия мәктәбе вәкилләре – экспериментатор-клиницист Ф.С.Бәширов, С.В.Доброквашин, Ф.Г.Биккенәев, И.Х.Зарипов, М.Ю.Кедрин, А.И.Кормилин, А.В.Ивановлар нәтиҗәле эшли.

Шулай ук кара: Хирургия.

Әдәбият

Агафонов А.А. Кафедра оперативной хирургии с топографической анатомией // Казанский медицинский институт. 1814–1989. Казань, 1989. Ч.1.

Автор – А.А.Агафонов, Ә.Х.Дәүләтшин