- РУС
- ТАТ
ВКП(б) ҮКның 1944 ел 9 август карары
ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре В.Д.Никитин һәм ВКП(б) ҮКның Пропаганда һәм агитация идарәсе башлыгы урынбасары М.Т.Иовчук докладлары буенча кабул ителә.
Карарда түбәндәгеләр билгеләнә:
Карарда күрсәтелгәнчә, «Татарстан өлкә комитеты партия тарихы өлкәсендәге идеология эшен Татарстан тел, әдәбият һәм тарих институтына ышанып тапшыра, язучылар һәм сәнгать эшлеклеләре иҗаты белән канәгатьләнерлек дәрәҗәдә җитәкчелек итми, интеллигенция арасында идея-сәяси тәрбия эшен оештырмый, нәтиҗәдә, республикада татар халкы тарихын яктыртуда, шул исәптән татар әдәбиятында һәм сәнгатендә идеологик характердагы җитди хаталар урын алып тора». ВКП(б) ҮК массакүләм сәяси һәм идеология эшенең җитешсезлеген бетерү өчен, ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетына җитәкче сәяси органнарның көчләрен туплауны йөкләгән карар чыгара. Моның өчен авыл һәм шәһәр интеллигенциясенең, партия һәм комсомол хезмәткәрләренең, авыл коммунистларының һәм комсомолларының һ.б.ның гомуми идеологик аң дәрәҗәсен үстерү максатыннан төрле сәяси курслар, шул исәптән сәяси-агарту өлкәсендәге хезмәткәрләр өчен 6 айлык курслар оештыру; уку залларын, мәдәният йортларын, район китапханәләрен, Алабуга шәһәренең китапханә техникумы эшен торгызу буенча чаралар күрү; барлык эшләмәүче кино аппаратураларын ремонтлау һәм һәрбер авыл советында ким дигәндә айга 1 тапкыр кинофильмнар күрсәтүне тәэмин итү; барлык районнарда да җирле радиотапшырулар оештыру күздә тотыла. Татарстан өлкә комитетына Татарстан тарихын фәнни өйрәнүне оештырырга, аны яктыртканда милләтчелек рухындагы җитди ялгышлар һәм җитешсезлекләрне бетерергә тәкъдим ителә. ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетына Татарстан тел, әдәбият һәм тарих институтының эшен җентекләп тикшерү йөкләнә.
1945 елның 24–27 февралендә өлкә комитеты пленумы була, анда ҮК карарларының тормышка ашырылу мәсьәләсе карала. Өлкә комитеты секретаре С.И.Маловның идеология мәсьәләсенә багышланган докладында җибәрелгән «хаталар»га һәм «ялгышлар»га, бигрәк тә Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәрләренең эшендәге кимчелекләргә игътибар ителә. Галимнәрне рус һәм татар халкының чит ил илбасарларына каршы бердәм көрәшен өйрәнәсе урында XII–XVI йөзләр әдәбиятына караган чыганакларны тикшерүдә гаеплиләр. Докладта галимнәрнең Алтын Урданы мәдәни һәм икътисади яктан бик нык алга киткән прогрессив дәүләт буларак танулары ялгышлык дип күрсәтелә, Алтын Урданың агрессивлыгы, рус җирләренә юлбасарларча һөҗүм итүләре, шул дәүләттә яшәгән халыкларның рәхимсез изелүе фаш ителә.
«Идегәй» дастаны турында: «Берничә ел дәвамында... бу эпос татар халкының героик эпосы буларак бөтенләй хаксыз рәвештә популярлаштырылды. Шул ук вакытта «Идегәй» дастанының милләтчелек идеяләре чагылышы булуы турында бер сүз дә әйтелмәде», — диелә. Татарстан өлкә комитетының 1 нче секретаре З.И.Моратов иң элек тарихчы Хәйри Гыймадины һәм язучы Нәкый Исәнбәтне гаепли. Галимнәрнең тикшеренүләрендә һәм язучыларның иҗатында халыкларның интернациональ дуслыгы, татарларның революцион хәрәкәткә керткән өлеше темалары яктыртылырга тиешлеге күрсәтелә.
Бу карар татар халкының тарихын тирәнтен тикшерүдә, мәдәниятен үстерүдә зур кыенлыклар һәм тоткарлык тудыра, язучылар, композиторлар һәм сәнгать осталары иҗатына тискәре йогынты ясый.
Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). К., 1999.
Автор — Б.Ф.Солтанбәков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.