Биографиясе

1870 ел, башка мәгълүматлар буенча, 1879, Казан губернасы, Мамадыш өязе Шәмәк авылы — 1942 елның 25 августы, Казан.

XIX йөз ахырында Иргиз шәһәрендә (хәзерге Казакъстан) татар язучысы Ф.Кәрими китапларын, 1899 елдан Оренбург шәһәрендә үз шәхси нәшрият компаниясендә — «Россия мөселманнары сәүдә-сәнәгать календаре»н, («Торгово-промышленный календарь мусульман России»), 1900 елда «Көнчыгыш Урал алды төбәге мөселманнарының сәүдә-сәнәгать адрес-календаре»н («Торгово-промышленный адрес-календарь мусульман Восточно-Приуральского края») чыгара.

1909 елда Казанда Халыкара вак сәнәгатьчелек һәм һөнәри белем күргәзмәсе уздырылу уңаеннан татар һәм рус телләрендә «Безнең Казан» — «Казан шәһәренең күрсәткече һәм күргәзмәсе турында мәгълүматлар» («Указатель г.Казани и сведения о выставке») белешмәлеген әзерли һәм бастыра. Анда товарлар һәм хезмәтләр рекламалана, күргәзмәнең максаты һәм бурычлары бәян ителә.

1910 елда Шаһидуллин Идел буе губерналары һәм шәһәрләре турында тәфсилле мәгълүмат бирелгән «Идел нәһерендә юлдаш» белешмәлеген бастыра. Аның мөхәррирлегендә Казанда та тар һәм рус телләрендә «Игъланәт» («Объявление», 1909–1910) газетасы, «Русия сәүдәсе» («Торгово-промышленная Россия», 1914–1917) журналы нәшер ителә. Шаһидуллин күп кенә җәдитчеләр белән тыгыз хезмәттәшлектә була, «Заман» календаре битләрендә аларның идеяләрен пропагандалый. 1917 елның 23 мартында татар эшлеклеләре төркеме, шул исәптән Шаһидуллин тарафыннан Мөселман нәшрият хезмәткәрләре җәмгыяте төзелә. Советлар вакытында дәүләт учреждениеләрендә эшли.

Репрессияләнә, төрмәдә үлә; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият   

Миннуллина Л. Шарафутдин Шагидуллин — издатель и редактор // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2002. № 1/2.