Тарихы

Авылга 1650 елларда дворяннар Игнатий һәм Василий Протопоповлар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Кувшиновка, Кушниково, Богородское, Павлиновка исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1864 елдан авылда земство мәктәбе эшли.

ХХ йөз башында Троица чиркәве (1817, алпавыт Ф.В.Ртищев акчасына төзелә, әүвәлге классицизм стилендә архитектура истәлеге, реставрацияләнә), земство мәктәбе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 900,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Ырынгы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Мөкерле авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Ответ интервентам» колхозы оештырыла, 1947 елда «Рассвет» колхозы (Мөкерле авылы) составына керә.

1995 елдан «Рассвет» күмәк предприятиесе, 2002 елдан «Рассвет» күмәк хуҗалыгы, 2004 елдан «Агрофирма «Дружба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык, соңрак – сигезьеллык (1975 елда яңа бина төзелә), 1977 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы эшли (2010 елдан).

Авыл янында соңгы бронза дәвере археология истәлекләре: Протопопово Һәм Протопопово (Теңкәш) торулыклары табыла.

Халык саны

1859 елда – 535,
1897 елда – 781,
1913 елда – 960,
1920 елда – 1002,
1926 елда – 1290,
1938 елда – 468,
1949 елда – 394,
1958 елда – 247,
1970 елда – 209,
1979 елда – 159,
1989 елда – 115,
2002 елда – 122,
2010 елда – 100,
2015 елда – 106 кеше (чуашлар – 60%, руслар – 36%).