Эчтәлек

1872 елда Н.И.Ильминский башлангычында ачыла.

1872–1884 елларда Казан әҗнәби укытучылар семинариясе.

Идел буе халыклары вәкилләреннән педагог-миссионерлар әзерләү өчен оештырыла, ләкин шул заманның тел мохите ихтыяҗларын тәэмин итү өчен семинариядә укучыларның кимендә өчтән бер өлеше руслар булырга тиеш була. Казан уку-укыту округына кергән губерналардан земство һәм башка башлангыч мәктәпләрне тәмамлаучылар, Төньяк һәм Себер халыкларының балалары кабул ителә. Уку, туклану һәм яшәү түләүсез була. Уку срогы 4 ел (әзерлек сыйныфын кертеп, анда укырга керүчеләрнең барысы да диярлек укый).

Илаһи Канун (Закон Божий), рус теле, тарих, география, арифметика һәм геометрия, чиркәү хорында җырлау укытыла. Педагогиканы укытуга зур әһәмият бирелә. Педагогик практика уздыру өчен 1874 елдан семинария каршында чуаш, мари, мордва, удмурт башлангыч мәктәпләре булдырыла (руслар практиканы — шәһәр башлангыч мәктәпләрендә, ә керәшен татарлар Казан үзәк керәшен татар мәктәбендә узалар).

Казан укытучылар семинариясе Ильминский системасын формалаштыру һәм үстерү үзәге була. Укытуда миссионерлык характеры ачык күренә. Семинариягә бары тик православие динендәгеләр генә кабул ителә. Укучылар һәм укытучылар Библия һәм христиан әдәбиятын аларның үз ана телләренә тәрҗемә итүдә актив катнашалар. Укытучылар, нигездә, югары квалификацияле белгечләр була: В.Н.Витевский, Н.И.Ашмарин, С.В.Смоленский, Н.В.Никольский, Никанор (Каменский) һ.б.

Казан укытучылар семинариясе 1918 елда ябыла; аны 1500 кеше тәмамлый, шул исәптән руслар — 686, керәшен татарлар — 243, чуашлар — 179, марилар — 128, мордвалар — 110, удмуртлар — 70, коми һәм коми-пермяклар — 36, 100 ләп кеше — калмыклар, казакълар, якутлар, хакаслар, алтайлылар, шор, кореялылар һ.б.

Семинарияне тәмамлаучылар Идел буе халыкларының формалашып килүче милли интеллигенциясе нигезен тәшкил итә. Аларның зур күпчелеге земство мәктәпләрендә эшли (ана телендә укыталар): 200 дән артык кеше дин әһеле булып китә. Семинарияне тәмамлаучылар арасында — Т.Е.Егоров, Р.П.Даулей, В.М.Горохов (керәшен татарлар), мордва мәдәнияте эшлеклеләре — А.Ф.Юртов, М.Е.Евсевьев, удмуртлар — И.С.Михеев, И.В.Яковлев, марилар — Ф.Е.Егоров, С.Г.Чавайн, В.М.Васильев һ.б.

Беренче елларда семинария Казан үзәк керәшен татар мәктәбе биналарында, 1874 елдан Кабан күле буенда архитектор В.К.Бечко-Друзин проекты буенча төзелгән махсус бинада урнаша (хәзер Казан җиңел сәнәгать техникумы; архитектура истәлеге).

Казан укытучылар семинариясенең директорлары: Н.И.Ильминский (1872–1891), А.В.Бобровников (1892–1906), А.А.Воскресенский (1906–1914), В.В.Беляев (1914–1916), А.М.Неунывалов (1916–1918).

Әдәбият

Витевский В.И. Николай Иванович Ильминский — директор Казанской учительской семинарии. К., 1892;

Исхакова Р.Р. Педагогическое образование в Казанской губернии в середине XIX — начале XX веков. К., 2001.

Автор — Р.Р.Исхакова