Биографиясе

1943 елның 24 гыйнварында Башкортстан АССРның Чишмә районы Чишмә авылында туган.

1968 елда В.И.Ленин исемендәге Ленинград югары хәрби-диңгез инженерлары училищесен тәмамлаганнан соң, су асты көймәсендә хезмәт итә. 1969–1972 елларда электромеханика хәрби часте командиры. 1975 елдан үзе укыган училищедә фәнни-педагогик эштә, 1989 елдан эчке янулы двигательләр кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре корабль дизельләренең эшләү процессларын модельләштерү һәм техник нәтиҗәлелеген күтәрүгә карый. Байбуринның тикшеренүләре хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә файдаланыла. Уйлап табуга караган 5 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Правила эксплуатации корабельных дизелей. Л., 1976.

Эксплуатационные характеристики корабельных дизелей. СПб., 1990.