Биографиясе

1810 елның 1 апреле, Түбән Новгород губернасы Горбатов шәһәре – 1882 елның 23 марты, Казан шәһәре.

1824–1831 елларда Түбән Новгород казна палатасында, 1831–1845 елларда Казан, 1845–1848 елларда Петербург участок округлары попечительләр канцеляриясендә эшли.

1848–1864 елларда отставкада, Түбән Новгород тракты буенча ирекле почталар конторасы управляющие була. 1864 елдан Казан университетында, 1866 елдан идарә секретаре һәм казначей. Петербург археология җәмгыяте әгъзасы, Мәскәү археология җәмгыяте мөхбир әгъзасы, Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятен оештыручы, әгъзасы (1878 ел).

1869 елда 1 нче археология съезды эшендә катнаша (Мәскәү), Болгар шәһәре хәрабәләрендә табылган Алтын Урда акчалары хәзинәләре турында доклад белән чыга. Казанда уздырылган Дүртенче археология съездын оештыручыларның берсе (1877 ел, съездның Башлангыч комитеты әгъзасы һәм казначысы), анда «Акчаларга нисбәттә Маҗар һәм Болгар шәһәрләре турында» темасы буенча чыгыш ясый.

В.К.Савельевның акчалар һәм борынгы әйберләр коллекцияләре Казаннан һәм Россиядән читтә дә мәгълүм була. Әмма ул, акчага бик тә мохтаҗлыгы аркасында, аларның кайберләрен яңаларын алу өчен сатып җибәрергә мәҗбүр була. 1861 елда В.К.Савельев болгарларга нисбәтле борынгы әйберләр һәм акчалар коллекциясен тәхет варисы Николай Александровичка тапшыра, аңардан рәхмәт йөзеннән кыйммәтле йөзек кабул итә.

Авыл кешеләре тарафыннан 1856 елда табылган Тәтеш хәзинәсен (10 меңгә якын тәңкә) саклап калуга зур өлеш кертә. Хәзинә, башлыча, Туктамыш, аның элгәрләре һәм чыңгызыйларның башка династияләре акчаларыннан тора. Танылган Петербург шәркыятьчесе П.С.Савельев хәзинәнең исемлеген бастырып чыгара һәм анда моңа кадәр билгеле булмаган күп кенә акчалар, элек бернинди дә мәгълүмат табылмаган дүрт ханның исеме ачыклануын күрсәтә. П.С.Савельев В.К.Савельевны «тырыш Казан нумизматы» дип атый.

В.К.Савельевның вафатыннан соң аның коллекциясенең бер өлеше варисларыннан А.Ф.Лихачёв тарафыннан 1883 елда һәм 1889 елда сатып алына. Казан университетының Нумизматика музее В.К.Савельевның хатыныннан борынгы грек, Рим консуллары һәм императорлары, Парфия, Иран, Җүчиләр акчаларын сатып ала.

Хезмәтләре Шәрык (Җүчиләр) һәм рус нумизматикасын өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре

Описание русских монет, найденных в 1854 г. близ Казани. СПб., 1856.

О кладах золотоордынских монет в развалинах древнего города Болгар // Тр. 1 археол. съезда в Москве в 1869 г. М., 1871. Т. 2.

Описание двух коллекций джучидских медных монет, принесённых в дар Обществу археологии, истории и этнографии В.М.Эленд и К.Я.Михайловым // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. Казань, 1884. Т. 3.

Әдәбият

Загоскин Н.П. Описание клада золотоордынских и некоторых других монет, найденного в 1881 г. близ села Малого Толкиша Чистопольского уезда Казанской губернии. Казань, 1882.

Русский биографический словарь. СПб., 1904. Т. 18.

Автор – А.З.Сингатуллина