Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Ильинский, Кавал исемнәре белән дә билгеле.

Башта Казан архиерей йорты карамагында була, 1764 елда җирле халык – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, он тарту һәм тимерчелек кәсепчелеге тарала.

1820 елда – авылда (приход 1782 елдан) Комлы Кавал һәм Матюшино авылы крәстияннәре акчасына күл буенда Илья чиркәве, 1840–1850 елларда чаң манарасы һәм янкормалар төзелә (1930 елларда ябыла, чиркәү бинасы ашлык саклау урыны буларак файдаланыла, 2004–2006 елларда реконструкцияләнә, провинциаль барокко стилендә дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында земство мәктәбе (1871 елда ачыла), 2 тимерче алачыгы, 4 җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3391,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Столбище волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Комлы Кавал авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Молотов исемендәге колхоз оештырыла, 1956– 1960 елларда “Волга” авыл хуҗалыгы артеле эшли (рәисе – В.А.Коршунов). 1960 елда артель җирләре башта “Столбище” совхозына, аннары “Скотокорм” трестының Казан терлек симертү совхозына бирелә.

1964 елдан авыл “Откормочный” совхозы (башка исеме – “Казан”) составына керә, 1970 елларда “Откормсовхоз” исеме белән билгеле (үзәк утары Петровский поселогында), 1980 елларда “Казан” совхозы составына керә (үзәк утары Комлы Кавал авылында).

Авыл территориясендә “Ромаевский” фермер хуҗалыгы” (2011 елдан, үрдәк ите җитештерелә), “Ковали” нефть суыртып җибәрү станциясе (1959 елдан) урнашкан.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла (1923 елда яңа бина төзелә), 1951 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1980 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1963 һәм 1972 елларда яңа биналары төзелә).

Мәктәп каршында Лаеш балалар сәнгать мәктәбе филиалы (1981 елдан), “Быт и культура нашего села” төбәк тарихын өйрәнү музее (2011 елдан, оештыручысы – Т.Н.Павлова) эшли.

Авылда китапханә (1953 елдан, 2013 елдан “Дружба” спорт-ял итү үзәге бинасында), клуб (1950 елларда китапханә бинасында, 1959 елдан барак тибындагы бинада, 1998 елдан совхозның элекке контора бинасында), “Золотой ключик” балалар бакчасы (2013 елдан, элек “Солнышко” балалар бакчасы эшли), “Дружба” спорт-ял итү комплексы (2013 елдан), дәвалау амбулаториясе (2018 елдан, элек фельдшер-акушерлык пункты була), “Салих” мәчете (2015 елдан) бар.

2013 елда – спорт мәйданчыгы, 2016 елда – “Золотой ключик” балалар гаилә кафесы, “Изумрудный город” паркы ачыла.

Клуб каршында “Вокал соло” яшьләр төркеме, “Дуняша” халык җыр ансамбле, “Фантазеры” балалар театр студиясе (барысы да – 2012 елдан), “Ассорти музыка” балалар вокаль студиясе (2016 елдан) эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Кавал табылдыгы (бронза дәвере) ачыклана.

Авылдан төньяк-көнчыгыштарак Кавал күлләре системасына (ТРның табигать истәлеге) кергән Кавал күле һәм Урта күл урнашкан.

Халык саны

1782 елда – 158 ир-ат;
1859 елда – 857,
1897 елда – 1219,
1908 елда – 1339,
1920 елда – 1377,
1926 елда – 1486,
1949 елда – 901,
1958 елда – 1083,
1970 елда – 739,
1979 елда – 1221,
1989 елда – 1553,
2002 елда – 1682,
2010 елда – 1833,
2017 елда – 2027 кеше (руслар – 66%, татарлар – 27%, чуашлар – 5%).