Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородский һәм Никольский исемнәре белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (авыл Казан дворяны С.Воропонов карамагында була, XVIII йөз башында аның кияве Д.Есиповка мирас булып күчә, соңыннан майор А.Е.Лебедевның крепостнойлары). Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, тегүчелек белән шөгыльләнә, читкә китеп эшли.

1736 елда алпавыт Е.И.Есипов акчасына Изге Николай Чудотворец хөрмәтенә приделлы таш Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве төзелә (барокко стилендә) (1939 елда ябыла, 2010 елда, реставрацияләнгәннән соң, яңадан ачыла, архитектура истәлеге).

XVIII йөздә Лебедев йорт-утар төзи, соңыннан аны генерал Трубниковка картада оттыра (Октябрь революциясеннән соң, бинада мәктәп эшли, архитектура истәлеге, реставрациядә).

1883 елда земство училищесе ачыла (классы һәм укытучы өчен бинасы булган аерым йортта урнаша), 30 ир бала һәм 2 кыз бала укый. Беренче попечителе җир биләүче Е.А.Трубникова була, укытучылары – рухани С.Н.Сосунцов һәм К.А.Кроковский. 1903 елда 17 ир бала һәм 10 кыз бала укый.

ХХ йөз башында авылда тимерче алачыгы, 3 мануфактура һәм бакалея кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 208 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Алексеевск волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1922 елдан Чистай кантоннарында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Бутлеровка авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллар башында авылда«Красная Горка» колхозы оештырыла, 1950 елда – «30 лет Татарии», 1961 елда «Родина» колхозлары составына керә.

Халкы күбесенчә «Родина» колхозында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1938 елда мәктәп ачыла, соңыннан урта мәктәп итеп үзгәртелә, Юеш Көрнәле авылына күчерелә.

Авылда клуб бар.

Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве территориясендә князь Николай Петрович (1885 елның 26 февралендә үлә) һәм Павел Николаевич (3 мартта үлә) Чегодаев-Саконскийлар кабер ташлары сакланган.

Авыл янында X–XIII йөзләр Болгар шәһәрлеге, шулай ук неолит, соңгы бронза дәверләре, буралы курган культурасына караган 14 археология истәлеге табыла.

Күренекле кешеләре

В.Н.Липужина (1943 елда туган) – ТРның дәүләт эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 197 ир заты;
1859 елда – 571,
1897 елда – 672,
1920 елда – 701,
1926 елда – 696,
1949 елда – 418,
1958 елда – 436,
1970 елда – 282,
1979 елда – 206,
1989 елда – 104,
2002 елда – 76,
2010 елда – 63,
2015 елда – 75 кеше (руслар).