Тарихы

Авыл 1669 елдан мәгълүм.

1835 елга кадәр халкы дәүләт (1860 елларга кадәр – удел) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, урман кисү кәсепчелеге таралган була.

ХХ йөз башында авылда мәчет, чиркәү-приход мәктәбе, 8 сәүдә-сәнәгать йорты эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 849,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Ырынгы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Алших авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Память Ленина» колхозы оештырыла, 1958 елда –берләштерелгән Маркс исемендәге колхозга, 1963 елда – Җәлил исемендәге колхозга керә. 1994 елдан «Память Ленина» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан «Нива» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Память Ленина» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясендә, «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Авылда клуб (1968 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1975 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре: Теңкәш торулыгы (буралы курган культурасы), Теңкәш I, II торулыклары (гомумболгар истәлекләре) табыла.

Күренекле кешеләре

Р.К.Газизов (1942 елда туган) – журналист, тарих фәннәре кандидаты, Бөтенсоюз категорияле судья (җиңел атлетика), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 53,
1897 елда – 776,
1913 елда – 774,
1920 елда – 1108,
1926 елда – 483,
1938 елда – 927,
1949 елда – 798,
1958 елда – 759,
1970 елда – 734,
1979 елда – 688,
1989 елда – 511,
2002 елда – 422,
2010 елда – 430,
2015 елда – 410 кеше (чуашлар – 62%, татарлар – 38%).