- РУС
- ТАТ
Татарстанның Буа районындагы авыл, Зөя елгасы буенда, Буа шәһәреннән 30 км көньяктарак урнашкан
1910 елга кадәр авыл Борындык авылының (хәзер Иске Борындык авылы) бер өлешен тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.
Хәзер Боерган авыл җирлеге составына керә.
1930 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла. 1959 елда берләштерелгән «Гигант» колхозы составына керә, 2003 елдан «Гигант» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Вамин Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2014 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.
Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1918–1960 елларда авылда мәктәп эшли. 2010 елда кәшәнә төзелә.
Авыл янында археология истәлекләре: Сарыкамыш II торулыгы (буралы курган культурасы), Иске Борындык III торулыгы (буралы курган культурасы) табыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.