Тарихы

Авылга 1672 елда Казан губернасының Чынлы өязе йомышлы чуашлары нигез сала.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, тегермән, ярма яргыч эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Рунга волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Әлши авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1921 елда авылда – «Труд» авыл хуҗалыгы артеле, 1931 елда –«Восток» колхозы оештырыла, 1945 елда «Красный флот», «Восток» һәм «Татарстан» колхозларына бүленә, 1950 елда Маркс исемендәге колхозга берләштереләләр, 1958 елда күрше колхозлар белән «Җәлил исемендәге колхоз» исеме белән берләшә, 1963 елда «Память Ленина» колхозы итеп үзгәртелә.

1994 елдан «Память Ленина» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан «Нива» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Машина-трактор паркы эшли.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1933 елда яңа бина төзелә), 1937 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 1975 елда – урта (яңа бина төзелә) мәктәп итеп үзгәртелә.

1990 елда мәктәп каршында төбәк тарихы музее ачыла (нигез салучы – Р.В.Дубова).

Авылда мәдәният йорты (1966 елда яңа бина төзелә), китапханә (1938 елда уку өе ачыла), балалар бакчасы (1976 ел), фельдшер-акушерлык пункты, Святая великомученица Маргарита чиркәве (2000 ел, Л.М.Яфаркин акчасына төзелә), мәчет (1991 ел) бар.

2015 елдан мәдәният йорты каршында «Калина» фольклор коллективы эшли (җитәкчесе – Т.И.Киргизова).

Авыл янында археология истәлекләре: – Алших I (мезолит дәвере) һәм II (Идел буе Болгар дәүләтенең монголларга кадәрге чоры) торулыклары табыла.

Күренекле кешеләре

М.Н.Закамуллина (1951 елда туган) – филолог, филология фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1795 елда – 303,
1859 елда – 521,
1897 елда – 1182,
1913 елда – 1082,
1926 елда – 1309,
1938 елда – 1270,
1949 елда – 1121,
1958 елда – 1059,
1970 елда – 1375,
1979 елда – 1257,
1989 елда – 798,
2002 елда – 738,
2010 елда – 705,
2015 елда – 720 кеше (чуашлар – 75%, татарлар – 22%).