- РУС
- ТАТ
Татарстанның Бөгелмә районындагы шәһәр тибындагы поселок (1957 елдан), Бөгелмә шәһәреннән 27 км төньяк-көнбатыштарак, Зәй елгасының Дала Зәенә койган урынында урнашкан
Язма чыганаклар буенча 1748 елдан мәгълүм. Элгәрерәк чорда нигез салына.
Риваятьләр буенча, бу территориягә халыкның урнашуы Идел буе Болгары чорында башлана: Карабаш (Карбыш) би җитәкчелегендә болгарлар Болгар дәүләтенең көньяк-көнчыгыш чикләрен саклар өчен Караул тавы итәгендә кальга төзиләр. Карабаш элек-электән сәүдә һәм хәрби юллар тоташкан урында урнаша, XVIII йөз башында билгеле Оренбург трактының бер өлешенә әверелә, аның төзелеше торак пункт үсешен тизләтә.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре, асабалар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук яшелчә үстерү, ат үрчетү, аучылык, балыкчылык, арба-чана ясау, читкә китеп эшләү кәсепчелеге тарала. Оренбург трактын төзегәннән соң, юлаучылар йорты, ямчылар барлыкка килә.
XIX йөз мәгълүматлары буенча, Карабашта беренче агач җамигъ мәчет эшли, 1904 елда янып юкка чыга, 1907 елда аның урынында яңа кирпеч бина төзелә.
1908 елда анда икенче мәхәллә оештыру һәм икенче җамигъ мәчет төзү өчен Самара губерна идарәсе ризалыгы алына (1909 елда төзелә, сакланмаган). Мәчетләрнең берсе Бикколовлар гаиләсе акчасына төзелә. Совет чорында мәчет биналарында клублар урнаша.
XX йөз башында поселокта почта станциясе, 2 мәчет, 2 су тегермәне була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 7080 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Каратаевка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Әлмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан – Лениногорск, 1959 елның 12 октябреннән Бөгелмә районында.
1920 елда Карабашка Зәй-Каратайдан волость идарәсе күчерелә, авыл волость идарәсе үзәгенә әверелә.
1921 елда авыл тулысынча диярлек янып бетә, һәм волость башкарма идарәсе Габдрахман авылына күчерелә.
1930 елда авылда “Үзәк” колхозы оештырыла, 1961 елда – Фрунзе исемендәге колхоз, 1964 елда – Свердлов исемендәге колхоз, 1973 елда “Карабаш” совхозы итеп үзгәртелә.
1950 елда анда нефть һәм төзелеш тармагы предприятиеләрен урнаштыра башлыйлар: “Краснодарнефтестрой” берләшмәсенең 2 нче һәм 3 нче төзелеш идарәләре (алга таба “Татнефть” составына бирелә), “Центроспецстрой” трестының 18 нче төзелеш идарәсе, “Бөгелмәнефть” (соңрак “Лениногорскнефть”) трестының 2 нче нефть промыселы. 1962 елда газ җыю комплексы, Миңлебай һәм Шөгер заводлары “Татнефть” җитештерү берләшмәсенең “Татнефтегаз” трестына берләштерелә.
1957 елда Зәй елгасында поселоктан өстәрәк (көнчыгыштарак) Карабаш сусаклагычы корыла.
1918 елда Карабашта башлангыч мәктәп ачыла, 1924 елда – бишьеллык (яңа бина төзелә), 1934 елда – тулы булмаган урта мәктәп, 1940 елларда – җидееллык, 1953 елда 1 нче урта мәктәп (1961 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.
1935 елда 2 нче җидееллык мәктәп ачыла (1957 елда һәм 1974 елларда яңа биналар төзелә).
1952 елда – беренче балалар бакчасы, 1954 елда мәдәният йорты ачыла.
Хәзерге вакытта 3 балалар бакчасы, мәдәният үзәге, дәвалау амбулаториясе, фельдшер-акушерлык пункты, “Нефтьче” спорт-сәламәтләндерү комплексы, Боз сарае эшли; Александр Невский чиркәве, беренче җамигъ мәчет (1907 ел, 1997 елда яңадан эшли башлый), “Галимә” мәчете (2014 елдан, Р.Сафин акчасына төзелә) бар.
1993 елда мәдәният үзәге каршында “Халык театры” театр коллективы булдырыла (2004 елда “халык” исемен ала; оештыручысы – Р.М.Гомәрова, җитәкчесе – Г.А.Галиева).
Поселокта Гражданнар сугышы корбаннарына һәйкәл (1970 ел), 1941–1945 елдагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга мемориал (1997 ел), В.И.Ленинга һәйкәл, Г.Тукайга һәйкәл (2006 ел), Ә.Мөхәммәтҗановка һәйкәл (2007 ел), җәлилче-карабашлыларга стела (2007 ел) куела.
1997 елда Җиңү скверы ачыла.
Поселок янында төбәк өчен әһәмиятле табигать истәлеге – “Карабаш тавы” (1959 елда билгеләнә) урнашкан. 1964 елның августында ТАССРга килгәч, Н.С.Хрущёв Карабаш тавында була.
Поселокта төзекләндерелгән чишмә бар.
Торак пункт тирәсендә бура культурасына караган күп санлы археология истәлекләре табыла: Карабаш табылдыгы, I, II, III Карабаш туктаулыклары.
Поселоктан 2 км төньяк-көнчыгыштарак, Карабаш сусаклагычы янында диаметры 8 м булган ике курганнан торган Карабаш курган төркеме ачыклана. Алар янында сөрелгән өченче курган эзләре сакланган (хәзер барлык курганнар да сөрелә һәм юкка чыккан диярлек).
Сигез Карабаш зиратының икесендә XVII – XIX йөзләргә нисбәтле кабер ташлары табыла.
М.Ю.Абросимова (1962 елда туган) – балалар табибе, медицина фәннәре докторы;
Ә.З.Нәфыйков (1950 елда туган) – нефтьче, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТР һәм РФнең атказанган геологы;
Г.Җ.Фәхретдинова (1960 елда туган) – педагогика фәннәре докторы, профессор;
Ф.Н.Шәкүров (1962 елда туган) – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.