Тарихы

Авылга XVIII йөз башында башкортлар нигез сала, 1751 елда авылга Арча даругасы Курса авылыннан татарлар күченәләр.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша (сугышларның берсендә Исергәп укытучысы һәлак була; аның кабере саклана, ул халык арасында “Әүлия кабере” дип атала).

1889 елгы мәгълүматлар буенча авылда мәчет, мәктәп, 4 су тегермәне бар. 1898 елда икенче мәчет ачыла, 1902 елда – өченчесе, 1905 – 1906 елларда – мәдрәсә, 1914 елда – кыз балалар мәктәбе була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3351 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Баулы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Исергәп авылы җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда ике “Урал” һәм “Революция” колхозлары оештырыла (Яңа Баулы авылы белән бергә), 1950 елда “Урал” исеме белән берләштерелә, 1958 елда “Йолдыз” колхозы (Баулы авылы) “Урал” колхозы белән берләшә. 2000 елда “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

1933 елда авыл территориясе янында кирпеч заводы эшли башлый.

Халкы күбесенчә крәстиян фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда авылда мәктәп ачыла, 1935 елда җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 1966 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (2005 елда яңа бина төзелә).

1970 елдан мәктәп каршында төбәк тарихы музее эшли (җитәкчесе – Р.Д.Әбүзәрова).

1921 елда уку йорты ачыла.

Авылда китапханә (1953 елдан), клуб (1972 елдан), балалар бакчасы (1986 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1964 елдан, 1994 елда һәм 2016 елларда яңа бина төзелә), мәчет бар (2004 елдан).

Мәдәният йорты каршында “Йолдызчыклар” (2011 елдан), “Таң”, “Салават күпере” бию коллективлары (2013 елдан, барсының да җитәкчесе – З.Ф.Шаракова), балалар театр коллективы (2003 елдан, оештыручысы – Л.М.Талипова), “Ләйсән” вокаль ансамбле (2014 елдан).

Авыл янында төзекләндерелгән “Мокатдәс чишмәсе” бар.

1965 елда авылда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатлар истәлегенә стела корыла һәм Ана һәйкәле ачыла. Бөек Ватан сугышы фронтларында 4 бертуган һәлак булган Миңнебаевлар гаиләсенә багышланган мемориаль такта куела.

Күренекле кешеләре

Н.Н.Хәбипов (1955 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Баулы районы һәм Баулы шәһәре хакимияте башлыгы (1998 – 2005 еллар), ТРның Росельхознадзор идарәсе җитәкчесе (2010 елдан);

В.З.Юнысов (Юныс) (1930 – 2006) – язучы, публицист;

М.З.Юнысов (Юныс) (1927 – 2014) – язучы, скульптор, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (бертуган Юнысовлар хөрмәтенә мәктәп бинасында истәлек тактасы куела).

Халык саны

1859 елда – 1090,
1889 елда – 1938,
1897 елда – 1938,
1920 елда – 2366,
1926 елда – 2107,
1938 елда – 2063,
1949 елда – 1791,
1958 елда – 1407,
1970 елда – 1059,
1979 елда – 1247,
1989 елда – 1040,
2002 елда – 1038,
2010 елда – 944,
2015 елда – 1053 кеше (татарлар).