1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Башкортстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе белән чиктәш.

Үзәге — Баулы шәһәре.

Мәйданы — 1214,1 кв.км.

Халкы 2017 елда — 35347 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 57,9%, руслар — 17,4%, удмуртлар — 11,5%, чуашлар — 9,3%).

Район 40 торак пунктны берләштерә.

Гербы — 2006 елның 13 октябрендә, флагы 2007 елның 2 мартында раслана.

Герб тасвирламасы

«Калкан уртада сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) төстәге фигуралы атламага күчкән тар көмеш пута белән яшел һәм җете кызыл (кызыл) җирлекләргә бүленгән. Җете кызыл җирлектә алтын белән каймаланган сыек зәңгәр лалә чәчәге, чәчәк эчендә яртылаш алтын лилия белән төгәлләнгән алтын билге — чиксезлек символы. Лалә артыннан өскә таба чыгып, як-якка алтын белән каймаланган өч алтын башак һәм өч кара фонтан таралып киткән. Башаклар һәм фонтан көмеш пута һәм алтын белән каймаланган яшел таулар өстенә урнаштырылган, таулар артыннан туры алтын нурларын сибүче шундый ук кояш чыгып килә».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, ике тигез өлешле горизонталь яшел һәм кызыл буйлардан торган, уртасына район гербының ак, кара, сары, яшел һәм күк төсләрдәге фигуралар урнаштырылган туры почмаклы тукыма».

Символика нигезләмәсе

Герб калканы уртасындагы көмеш билбау рус хатын-кызларының баш киеме — кокошник хасил итә һәм районда яшәүче славян халыкларын; ә инде татар орнаменты элементы — лалә чәчәге белән бергә Татарстан һәм Россиянең бердәмлеген белдерә. Лалә эчендәге үсенте — тормышны, чиксезлек билгесе — вакыт цикллары: тәүлек, атна, ел фасыллары, гасырлар һ.б. ның кабатлануын аңлата. Алтын бодай башаклары һәм кара нефть фонтаны — районның төп байлыгы символлары. Яшел таулар — төбәкнең таулы рельефын тасвирлый. Таулар артыннан күтәрелүче кояш районның Татарстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан булуын күрсәтә. Яшел төс — уңдырышлылык, сәламәтлек, яшәү; кызыл — активлык, кыюлык, бәйрәм, матурлык; зәңгәр — намус, тугрылык, хакыйкать, чиста күк йөзе; алтын төс — муллык, кояш яктысы, киң күңеллелек; көмеш — гадилек, зирәклек, үзара хезмәттәшлек символы.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К