Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Шөгер волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Яңа Иштирәк авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “9 нчы май” колхозы оештырыла. 1950 елда – “Кызыл Иштирәк” (Яңа Иштирәк авылы), “Дирижабль” (Яңа Үтәмеш авылы), “9 нчы май” колхозлары “Татарстан” колхозына, 1959 елда “Татарстан” һәм “Пролетарий” (Спиридоновка авылы) колхозлары “Дружба” колхозына берләштерелә. 1970 елда колхоз составына Яңа Иштирәк, Яңа Үтәмеш һәм Чиялетау авыллары керә. 1994 елда “Дружба” колхозы “Дружба” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә. Хәзерге вакытта авыл “Лениногорск” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халык саны

1926 елда – 62,
1938 елда – 165,
1949 елда – 176,
1958 елда – 129,
1970 елда – 121,
1979 елда – 77,
1989 елда – 31,
2002 елда – 9 (татарлар),
2010 елда – 2,
2017 елда –1 кеше.