Оештыручылары — «Мирас» журналы редакциясенең хезмәт коллективы, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1994 елдан Казанда татар һәм рус телләрендә нәшер ителә.

Башлап җибәрүчесе һәм баш мөхәррире — М.Җ.Сәхапов.

Юнәлеше

Журнал эчтәлегенең күп өлешен тарихи-мәдәни мирас ядкәрләре, балалар прозасы, поэзия, публицистика, драматургиясе, фольклоры алып тора.

Төп темалар — татар халкының тарихи-мәдәни мирасын тергезү, татар телен өйрәнү, әхлакый тәрбия, мәктәпкәчә яшьтәге, өлкән һәм кече яшьтәге мәктәп балаларының акыл үсеше мәсьәләләре һәм аларның иҗатын пропагандалау.

2010 елда журнал чыгудан туктый.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.